Зәйдә Сөббух Рәфыйков премиясе якташыбыз, академик Хатыйп Миннегуловка һәм Зәй телевидениесенең татар бүлеге коллективына тапшырылды

Бүген Зәйнең үзәк китапханәсендә традицион Сөббух Рәфыйков исемендәге премияне агымдагы ел лауреатларына тантаналы төстә тапшыру булды. Районыбызда зур премиягә лаек булган, моңа кадәр инде Россия, Татарстан күләмендәге олы бүләкләр иясе, ТР филология фәннәре докторы, академик Хатыйп Миннегуловка һәм Зәй телевидениесенең татар бүлеге коллективына махсус сертификатларны район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов тантаналы төстә тапшырды. Зәй төбәгенең олы бүләген алучыларны котлап, куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Моңа кадәр 35 шундый премиягә районның төрле тармакларында эшләүчеләр, төрле иҗат коллективлары, республика күләмендә танылган шәхесләр лаек булган, бүген бу исемлеккә тагын ике лауреат өстәлде. Тантаналы чарада катнашкан мөхтәрәм райондашларыбыз, лауреатлар әлеге премиянең әһәмияте, аның яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйнавы турында сөйләделәр, алга таба да лауреатлар исемлегенең артуын, Сөббух Рәфыйков премиясенең озын гомерле булуын теләделәр.