Әлмәт хоккейчыларын яңалык көтә?

Дөресрәге хоккей уенын караучыларны да бәхет басачак.
"Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов “Юбилейный” бинасына ремонт ясауны йөкләгән. Киләсе сезонда фое киңәйтелгән була, боз мәйданы алмаштырыла, бәдрәф тулысынча яңара, чишенү бүлмәсенә дә ремонт керәчәк. Хәзерге вакытта ремонт эшләре бара.