Буйсынмаучыларга штраф
ТР МЧС идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенә караганда, хәзер “Су керү тыела” дигән билгене санга сукмаучыларга штраф салына башлаячак.
Өлкәннәр бу гамәлләре өчен үзләре җавапка тартылса, балаларның тиеш булмаган урыннарда су кергәне өчен өлкәннәр җавап бирәчәк. Штраф күләсе 1000 нән алып 1500 сумга кадәр.
Административ йогынты чарасын кулланмый мөмкин дә түгел. Коену сезоны башыннан Татарстан сулыкларында дистәләгән гомерләр өзелгән. Соңгы хәл Чистайда булган. 38 яшьлек ханым ярамаган урында су керергә уйлаган һәм хәле бетеп төпкә киткән. Коткаручылар аның үле гәүдәсен тартып чыгара.