Чаллы Төркиядән исән-имин кайткан биюче кызларын каршылады [+ФОТОЛАР]
![Чаллы Төркиядән исән-имин кайткан биюче кызларын каршылады [+ФОТОЛАР]](http://www.almet-rt.ru//media/k2/items/cache/5e3b823455681ade48b305fa2b6be10e_S.jpg)
Чаллының "Бисеринки" биюче кызлар төркеме туган шәһәрләренә кайтып җитте.
Аларны әти-әниләре, якыннары хореография мәктәбе янында чәчәк бәйләмнәре, уенчыклар белән каршы алган. Болгариядә узган бәйгедә җиңүче кызлар исән-сау кайтуларына шатланып елмайса, әти-әниләре исә кызларын исән-имин күрү бәхетеннән елаган.