Габдрахманда берәү пенсионер хатынны уклау белән кыйнаган
62 яшьлек ханымны бергә яшәүче 53 яшьлек бер ир үлем хәленә җиткергәнче кыйнаган.
Вакыйга Габдрахманда шикләнелүче кешенең өендә була. Алар икәүләшеп исерткеч эчемлек куллана. Бәхәс чыгу нәтиҗәсендә ир уклау белән хатынны кыйный башлый. Зыян күрүченең балтыр сөякләре сына, аны хастаханәгә озаталар.Җинаять эше ачылган.