2018 елгы футбол матчларына билет бәясе билгеле булды
Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты уеннарын Россия халкы 1280 сумга тамаша кыла алачак. Ә чит ил җанатарлары өчен билетларның минималь бәясе – 105 доллар.
Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, дөнья чемпионаты уеннарына билетлар бәя ягыннан дүрт категориягә бүленә. Беренчесе – үзәк трибунадагы урыннар, икенчесе – үзәк трибунаның кырыйдагы һәм капка артындагы урыннар, өченче категория – капка артындагы урыннар, дүртенчесе – Россия халкы өчен билетлар.
Төркем этабындагы иң арзан уенга билет Россия кешеләре өчен 1280 сумга сатылачак. Россия җыелмасы катнашындагы турнирның ачылыш матчына дүртенче категория билетның иң арзаны 3200 сум булачак. 1/8 финал раунды уеннары – 2240, чирекфинал – 3803, ярымфинал – 4480, өченче урын өчен уен – 3808, финал матчын тамаша кылу өчен билетлар – 7040 сумнан башланачак. Дүртенче категория билет кимендә 350 мең данә сатуга чыгачак.
Өченче категория билетның иң арзаны ачылыш матчына – 220, 1/8 финал раундына – 115, чирекфиналга – 175, ярымфиналга – 285, өченче урын өчен уенга – 175, финалга 455 доллар торачак.
Иң кыйммәтле билет (беренче категория) чемпионат финалына 1100 долларга сатылачак. Төркем этабына беренче категория билетлар – 210, ачылыш матчына – 550, 1/8 финал раундына – 245, чирекфиналга – 365, ярымфиналга – 750, өченче урын өчен матчка 365 доллар торачак.