Яшен суккан 100 яшьлек әбинең бәйрәме
Кырык Садак авылында яшәүче Миңнегөл Сабирҗанованы 100 яшьлек юбилее белән котладылар. Йөзъяшәр әбине язмыш җитәрлек сынаган. Ул 3 яшендә әнисез, 20 яшендә ирсез кала. Ә 30 яшендә кеше ышанмаслык вакыйга була. Яшь хатын бәрәңге бакчасыннан кергәч, өйдә аны яшен суга. Әнисе өчен курыккан баласының ачы тавышына кергән күршеләр хатынны җиргә күмәләр. Ходай рәхмәтедер инде, ул терелә. Хәзер Миңнегөл әби килене, оныгы, аның хтыны, оныкчыклары белән яши. Кызганыч, бүгенге көндә улы гына исән түгел. Читать дальше...