Чурак авылы янында авариягә очраган кыз терелүгә бара
29 май көнне мопед пассажиры сыйфатында һәлакәткә очрап, район үзәк дәваханәсенә китерелгән кызның хәле тотрыклы савыгуга бара. Ул бүген Казанга, республика клиник дәваханәсенә озатылды. Ә 31 майда Таковар һәм Чуаш Киштәге авыллары арасында авариягә очраган гаилә район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегендә дәвалана. Район үзәк дәваханәсенең “Ашыгыч ярдәм” хезмәтчелеге биргән мәгълүматларга караганда май кызуларында инсульт очраклары гадәттән тыш активлашкан. Бер ай эчендә уртача 15-17дән 22 очракка кадәр җиткән. Читать дальше...