Тәтештә саксызлык аркасында 38 яшьлек ир-атның гомере өзелгән
Әлеге хәл Тәтеш районының Бакырчы авылында 14 август төнендә була. Гадәттән тыш хәл “Бакырчы” җәмгыяте складында ашлык бушатканда була. Тикшерү фаразлары буенча, “КамАЗ” йөк машинасыннан ашлык бушатканда, ир-ат күтәртеп куелган арткы борт астына кереп, ашлыкны кул белән бушата башлый. Аны күрмәгән йөртүче кузовны төшерә. Шуның аркасында, башы нык җәрәхәтләнгән эшче урында ук җан бирә. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Буа районара тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының... Читать дальше...