Буада бармагын сындыручыга хөкем карары чыгарылды
11 май көнне көндезге сәгать уннарда 33 яшьлек И. хатынының энесенең квартирасына килә. Ул туганы белән сүзгә килә. Ачуы кабаргач, хуҗаның сул бармагын тотып каера һәм сындыра. Ызгыш тәмамлангач, зыян күрүче дәваханәгә бара, анда табиблар аңа бармагы сынганлыгы турында диагноз куялар. И. Хөснетдинов судта үз гаебен таныды. Аңа 8 айга ирегеннән чикләү турындагы карар чыгарылды.