Буаның чәчәккә күмелгән территорияләре һәм ишегаллары
Традиция буенча бүген үз территорияләрен һәм өй алларын гөлбакчага әверелдергән оешмалар һәм хуҗабикәләр дә бүләкләнде. “Җитештерү һәм орынып торучы территорияне иң матур бизәүче” номинациясендә беренче урын “Авангард” ЧҖҖгә бирелде, ә “Социаль билгеләнүдәге объектны иң матур бизәүче” номинациясендә – “Семейный бум” ЧҖҖгә. Шәһәрдән үз өй алдын чәчәкләр белән иң матур бизәгән хуҗабикә дип Карл Маркс урамында яшәүче Гүзәл Шәкүрова, ә авыллардан Татар Буасында яшәүче Гүзәл Җаббарова танылдылар. Читать дальше...