Буа ветеринария техникумы “Форпост”ы республикада икенче (фоторепортаж)
Алар бу уңышка Алабуга шәһәрендә узган “Форпост” укучылар, студентлар һәм яшьләр формированиеләренең XIV республика үзешчән сәнгать фестивалендә ирештеләр. Бәйгедә осталыкларын Ирек Гайнетдинов, Самат Фәсхетдинов, Илгиз Мөхәммәтҗанов, Юныс Мифтахетдинов, Руслан Нигъмәтҗанов, Руслан Фәтхетдинов, Илназ Юнысов һәм командир Булат Хуҗиев күрсәттеләр. Аерым конкурслардан “Визит карточкасы”нда беренче, “Учак янында җырлар” номинациясендә һәм зур әдәби композиция күрсәтүдә икенче булдылар. Буалылардан иң активы булып Ирек Гайнетдинов танылды. Читать дальше...