Очрашу (Эфир от 16.07.2020)
Удмурт дәүләт университетының тел лабораториясендә удмурт халкының диалектологик атласын булдыру өстендә күп еллар хезмәт куялар. Атлас удмурт теленә кергән рус һәм төрки сүзләренең чорын, географиясен күрсәтә. Әлеге олы һәм бик кирәкле эшне филология фәннәре докторы, профессор Риф Насибуллин җитәкчелегендә төркем башкара. Тел галиме бу эшкә үткән гасырның җитмешенче елларында алынган. Диалектологик атласта удмурт халкының мең еллык тарихы чагыла дип бәяләде ул. Атласның җиденче томы дөнья күрде#РадиоРоссииУдмуртия