Добавить новость
 
Горячие новости часа
Сегодня в Казани

Новости Казани — календарь событий, фактов, происшествий за день

Сегодня 3 июля 2024 года
Не в Казани?
Новости сегодня на 29ru.net

Новости от партнёров


Добавь свою новость бесплатно - здесь

Другие новости сегодня

Новости сегодня от Adwile

80 яшен тутыручы Нурҗиһан апа Зарипова әтисен гомер буе көтә: "Менә кайтыр дип инде 70 елга якын вакыт узган"

80 яшен тутыручы Нурҗиһан апа Зарипова әтисен гомер буе көтә:

Кызыл Мишә авылында яшәп, 8 декабрьдә 80 яшен тутыручы Нурҗиһан апа Зарипова әтисен гомер буе көтә. Сугышка киткән әтисенең үлүе турындагы  хәбәре килмәгәч, менә кайтыр, менә кайтыр дип инде 70 елга якын вакыт  узган.

Әтисе  Сабир Садыйков су­гышка киткәндә 8 яшьлек сабый була ул. «Никтер мин сугыш башланган  көнне сабыйлыгым белән хәтерләмим. Әтинең каядыр ерак юлга чыгып киткәнен бүгенгедәй хәтерлим, тик без аны сугышка китә, әтиебез белән соңгы тапкыр күрешүебез дип башыбызга да китермәгәнбез инде”, –дип   сөйли Нурҗиһан әби.

  – 1942 елның  август ае иде ул. Әтиебез иртән авылның өч ир-аты белән  Сабага военкоматка китте. Без бала-чагалар  гел  юлдан әтиләрне көтәбез.  Авылыбызның өлкән кешеләре ”Алар кайтмый инде, балалар, көтмәгез”, –диләр. Төш вакыты җитәрәк кайттылар, өйгә кереп сәке өстендә чәйләр эчтек. Әбиебез түгәрәк арыш ипие пешергән иде, әти безгә - өч баласына шуны  сындырып бүлеп бирде дә, калганын үзе белән алды. Әнием   энем Галиханны күтәреп әтиләрне озата китте. Яңгыр яуган көн иде, мин капка төбендәге яңгыр суы белән уйнап калдым. Әтиләрнең ат белән амбар юлы буйлап китүләре күз алдымда тора. Аларның   Керәнне аша Арчага станциягә китүләре булган инде бу. Энем озак еллар әтинең җырларын кабатлап йөрде, исемдә генә  калмаган. Без – берсеннән-берсе кече  өч бала, әби,  әнинең җилкәсендә утырып калдык.  Әтинең шул китүдән 3-4 ай бер хәбәре дә булмады.  Әни бик борчылды,  төрле җирләрдән сорашты, белеште.  Каяндыр  әтинең Суслонгерда икәнлеге турында хәбәр алдык. Әни Бакшанды авылындагы  туганы бе­лән Суслонгерга чыгып китте. Анда мең газаплар белән  барып җитүләрен, поездга утырыр өчен вагон төяп-бушатуларын сөйли торган иде, мәрхүмәкәем. Әти белән күрешүләрен, аларның ничек изалануын кайтып сөйләгәне истә. Әбиебезнең кич җитүгә тәрәзәләрне каплап йөрүе күз алдында тора. Янәсе, самолетлар узганда авыл барлыгын белмәсеннәр,  бомбага тотмасыннар, үзен­­чә бер саклану чарасы булган инде бу. Баш очында гел куркыныч авазлар чыгарып самолетлар оча иде. Әти-әнигә бер баруында: “Балаларны сак­лый күр, утынсыз ничек яшәрсең,  келәтне сүтеп як, өстен җимерә башласаң, үзе шуннан әкренләп ишелер, кайткач яңадан салырмын, бары үзегез исән-сау булыгыз”, - дип әйтеп кайтарган. Утынга тилмерсә дә, келәтне ишәргә кулы бармады әнинең. Озак еллар авыл халкының  сөт җыя  торган урыны булып торды әле ул.  Әниебез өч тапкыр барды әти янына Суслонгерга.   Соңгы баруында урман аша кергәндә үк командирларның  солдат­ларның фамилия­ләрен кычкырган вакытка  туры килгәннәр. “Садыйков  Сабир” дип тә кычкырганнарын ишеткән. Тиз генә арада   күрешкәндә әти аңа: “Безне моннан каядыр алып китәләр, ярый килеп калдыгыз,  моннан киткәнемне белдең”,– дип әйтергә өлгергән. Әтиебез укый-яза белми иде. 1943 елда  Суслонгердан киткәч, поездда барышлый  бер солдатка әйтеп  яздырган хаты килде. “Мәскәүне уздык,  поезд-поезд  кешеләр кырыла, исән-сау калырбызмы, белмим,  кая барганыбызны да  белгән юк”, - дип язылган була хатта. Шуннан соң әтидән бер  хәбәр дә булмады.  Әни аны гомере  буе көтте. Ул заманда китап ачтырулар бар иде. Әни аларга  барган саен, “көтәсең бит, көт инде, көт, кайтыр” дип өметләндерделәр. Шуңа өметен өзмәде. Көтә-көтә көтек булып, бер рәхәт тә күрмичә  1982    елда үлеп китте. Ат урынына эшләде дә эшләде. Гомере буе әтигә тугрылык саклап яшәде, чәчәк кебек чагында калса да, башка тормыш кормады. Өлкән бала булгач,   тормышның  төп кыены апабыз җилкәсенә төште. Пычкының икенче башын тотарлык булуга,  кышлык утын кисүдә апа әнинең төп булышчысына әйләнде. Сугыш балаларны бик тиз үстереп зурлар арасына кертте. Безнең балачак булмады. Шулай да әти сугышка киткәнче булган бәхетле көннәр  генә  сабый чакны искәртеп тора.  Әти сугышка киткәнче ат белән  “ЧТЗ” дип аталган тракторга шакмак ташый иде. Трактор шул вак шакмакларны ягып басуда эшли.   Мин әти белән атка утырып йөри идем. Балачакның иң матур вакытлары шул инде.  Күрмәгәннәр калмады инде безнең. 1943 елда  матчалар шыгыр-шыгыр килеп төшә башлап, өебез җимерелде. Әни ул вакытларда ничек түзгәндер. Әтинең әнисе дә исән иде ул чакта. Ике кышны күршеләрдә яшәп уздырдык. Шуннан әниебез абзарыбыздагы танабызны берәүнең  мунча бурасына алыштырды. Шулай өйле булдык. Ул кечкенә генә мунча-өебезне авылдашлар хәтерли әле. Мин Тимершыкта 5нче сыйныфның яртысын укыдым да, яз көне аякка кияргә булмагач, туктадым.  1948 елдан колхозда казлар, тавыклар карый башладым.  25 ел фермада бозаулар карадым, аннан 1990 елга кадәр сыер савып, лаеклы ялга чыктым. Ирем Канифулла белән 3 бала үстердек, мал табибы булып эшләгән ирем 51 яшендә вафат булды. Бүген улым Марат,  киленем Розалия белән оҗмахка тиң тормышта яшибез. Әниләребез бу тормышны күргән булсалар, нишләрләр иде икән, дим. Әтиебезне күпме генә эзләтеп карасак та, бер хәбәр дә килмәде. Каны кайда тамганын, кайда күмелгәнлеген дә белә алмадык.  Әтисезлектән кимсенеп үзәкләр өзелгән вакытлар күп булды, көтә-көтә  гомер узды, инде 80 яшемә җиттем.  Туганнарымнан да үзем генә калдым.  Без кичергәннәрне  яшь буынга күрергә язмасын. Тынычлыктан да кадерле берни юк”.

2007 елдан  башлап 9 декабрьдә Россиядә Ватан  геройлары  көне билгеләп  үтелә. Районыбыз Ватанга дүрт Советлар  Союзы Герое –  Гали Закиров (Саба), Вәлит Хаҗиев (Оет), Зәки Хәбибуллин (Югары Утар), Иван Башкировны (Завод-Нырты), Дан орденының тулы кавалерлары Корбангали Тимергалиев (Килдебәк), Габдулла Мотыйгуллинны бирде. Моннан тыш районыбыз Социалистик Хезмәт Геройлары Галим Шәймәрданов (Сатыш, 1917-2003),  Рәхмәтулла Фәтхуллин (Олы Кибәче), Вазих Мәүликов (Шәмәрдән), Мөдәррис Исламгалиев (1945 елда Олыяз авылында туган, Дүшәнбе шәһәрендә үскән. Хәзер Яр Чаллыда яши)  белән дә чиксез горурлана.

Нурҗиһан әби сөйләгәннәрне Фәридә Вилданова язып алды.

 

Казань

Отряд кораблей Северного флота РФ зашел в порт Ла-Гуайру, Венесуэла

Ria.city


Новости Казани


Популярные сегодня товары и услуги с доставкой в Казани и Татарстане

(что, где и как купить сегодня в регионе по интернету)

Проект "Today" (Сегодня в Казани) на портале today.29ru.net совместно с партнёрским сайтом 29ru.net представляет интернет-витрину популярных товарных интернет-предложений, доступных в Казани и других городах Татарстана, востребованных услуг, сервисов, новостных и медиа-продуктов напрямую от правообладателей и официальных компаний-продавцов. Более тысячи предложений в самых различных категориях: интернет-магазины, инфо-товары, финансы и кредитование, развлечения, игры, образование и работа, бесплатное интернет-телевидение и многое-многое другое.

Все самые последние, новые и актуальные гаджеты и товары - в рубрике "Интернет-витрина" и на страницах нашего путеводителя по модным интернет-магазинам одежды, обуви и аксессуаров для всей семьи, где представлены товары на самый различный вкус и кошелёк. Вся палитра брендов, новинок и распродаж в режиме онлайн с удобным поиском и сортировкой как по ассортименту, коллекциям, направлениям и ценам, так и по популярности на сегодняшний день. Настройте свою ленту товаров и смотрите только то, что Вам нравится.



Если Вы хотите добавить сайт с новостями Казани, напишите нам, и мы обязательно включим его в наш каталог, а если Ваш сайт транслирует городские новости в формате RSS, то, при желании, и в нашу ленту новостей.



Проект "Today" - региональные новости без купюр и цензуры. Все самые интересные случаи, события, факты, происшедшие в городе за день - в самой полной ленте городских новостей Казани сегодня. Ежедневно самая свежая и объективная информация из первых рук от местных, региональных и федеральных, известных и не очень первоисточников: сайтов, газет, журналов, обзоров на нашем портале Today.29ru.net. Читайте, комментируйте, критикуйте, возражайте, спрашивайте! Наши новости не оставят Вас равнодушными. Каждый день, каждый час - новости, новости и только новости!

Новостные порталы Казани

Tatobzor.ru

Татобзор.ру (Россия, Татарстан, Казань)

Shubino-video.ru

Татарский видео портал Шубино-Видео (Россия, Татарстан, Казань)

Efir24.tv

"Эфир-24" - Новостной Медиаканал Татарстана (Россия, Татарстан, г. Казань)

Shubino-video.ru

Татарский видео портал Шубино-Видео (Россия, Татарстан, Казань)

Efir24.tv

"Эфир-24" - Новостной Медиаканал Татарстана (Россия, Татарстан, г. Казань)

Проект "Today" (Новости Казани) — обзорный новостной информационный интернет-проект web-группы 29ru.net. Календарь событий, фактов, происшествий за день в Казани и Татарстане. Всё, что случилось, произошло, привлекло внимание и заинтересовало в этот день в режиме online, а также ежедневный почасовой архив российских региональных новостей от Камчатки до Калининграда.



Точка зрения редакции может не совпадать с мнением авторов и публикуемыми авторскими статьями, материалами и комментариями. Мы всегда стараемся объективно представить полярные точки зрения по самым различным вопросам и темам, волнующим общество, и стараемся не ограничивать доступ к ресурсам, соблюдающим общепринятые моральные и законодательные правила и нормы. Для размещения Ваших новостных и публицистических материалов достаточно связаться с нами по контактам mail@29ru.net. Предпочтения отдаются материалам региональной и городской направленности и тематическим обзорам.

Спорт в Татарстане


Новости тенниса


Уимблдон

Российская теннисистка Александрова снялась с "Уимблдона" из-за болезни


Здоровье в Татарстане


Музыкальные новости
Фанагория

«Фанагория» выступила партнером юбилейного семинара директоров литературных музеев


Новости часа в Казани и Татарстане

Топ-10 новостей в Казани (Татарстан) за сегодня на этот час:

Президент Татарстана Рустам Минниханов

Общество, политика, культура, бизнес

S&P повысило прогноз по рейтингу «дочек» Freedom Holding Corp. до позитивного

В Воскресенске росгвардейцы задержали гражданку, находящуюся в федеральном розыске

За кулисами бизнес-конференции MEDIABOSS

Фестиваль троечной езды и гастрономии "Русский драйв"


«Жёлтые» интернет-новости


Происшествия, юмор и курьёзы

Столичные росгвардейцы оказали помощь гражданину, получившему серьезную травму

Голосовой помощник принимает обращения граждан в МФЦ Волгоградской области

Военное следственное управление Следственного комитета Российской Федерации по Черноморскому флоту предупреждает:

Готовность пермского участка трассы Дюртюли – Ачит превысила 50%

Казань на Russian.city
Топ-10 новостей от партнёров: