Добавить новость
 
Горячие новости часа
Сегодня в Казани

Новости Казани — календарь событий, фактов, происшествий за день

Сегодня 5 июля 2024 года
Не в Казани?

Новости сегодня на 29ru.net

Новости от партнёров


Добавь свою новость бесплатно - здесь

Другие новости сегодня

Новости сегодня от Adwile

“Ходай биргән насыйбым“

“Ходай биргән насыйбым“

Мин  бу йорттан күңелемә нур, йөрәгемә илһам алып кайттым. Биредә яшәүчеләрнең күңел як­ты­лыгы, тормышка мә­хәб­бәте, сабыйлардай сами­милекләре, бер-беренә булган ихтирам-хөрмәте мине чын мәгънәсендә сокландырды.

Язмыш аларны саусызлык белән  сынаса да,   сынмый-сыгылмый, киресенчә, сау-сәламәт кешеләр көнләшерлек итеп гомер кичерәләр.

 Лесхоз бистәсендә яшәүче Анна һәм Сергей  Андреевлар икесе дә тумыштан  инвалидлар. Кукмара районы Үрәсбаш авылында туып-үскән кыз белән    Лесхоз егете 1987 елда кавышып, гаилә коралар. Икесе дә ишле гаиләдә тәрбияләнгәнгәме, тор­мыш­ның ачысын да, төчесен дә нык татыганнар. Анна апа гаиләдә  алты малайга бер кыз булып үсә. “Әти-әни колхоз эшеннән бушамадылар, өйдәге хатын-кыз эше барысы да минем өстә булды, бер юганда алты чалбар, алты күлмәк юа идем,  кечкенәдән бөтен эшкә дә өйрәнеп үстем”, -ди ул. Сергей абыйлар гаиләдә 11 бала – җиде малай, дүрт кыз  үсәләр. Кечкенәдән дус-тату,  ярдәмчел, туган  кадерен аңлатып үстерә аларны әти-әниләре. Анна  апа Кукмарада тегү фабрикасында  Сергей абыйның туганы Флюра апа  белән эшли. Бер-берсенә насыйп бу ике җанны мәрхәмәтле туган кавыштыра. “Мин инвалид булгач, кияүгә чыгармын дип уйламаган да идем,   алдан сорап килүчеләргә дә каршы  килдем”, -ди Анна апа.  – Сергей насыйбым, минем   бәхеттән  булган, менә  28  ел дус-тату яшибез”, -ди ул Сергей абыйга ягымлы елмаеп.   “Алар сүз белән генә түгел, бер-берсен күз карашыннан   аңлашалар. Без аларга карап сөенәбез, тормышларын сау-сәламәт кешеләр дә булдыра алмастай итеп алып баралар,   Ходай тигезлекләрен генә  бирсен”, - ди Мишә авыл җирлеге баш бухгалтеры, Анна апаның килендәше Гөлфия Андреева.  Лесхозда Андреевларның нәселе нык: биш бертуган ир-ат  дус-тату гаилә корып,  күпләргә үрнәк булып гомер итәләр. Күмәк көч тау күчерә, дип юкка гына әйтмиләр, бергәләп эшли дә, ял да итә беләләр алар. Анна апа белән Сергей абый еш кына туганнары ярдәменә таяналар, аларның  барысына да рәхмәтләре чиксез. Ә рәхмәтнең иң зурысы үзләрен  яңа, иркен өйле  иткәне өчен   район башлыгы Рәис Миңнехановка.   “Йортыбыз тузган иде, картлык көнебезне бөтен уңайлыклары булган  өйдә яшәргә насыйп  булды”, – дип сөенеп бетә алмыйлар.  Мөмкинлекләре чикле булса да, кемнәндер ярдәм көтеп, кешегә салынып яшәү алар өчен хас түгел. “Булдыра алганча үз көнебезне үзебез күрергә тырышабыз, бөтен эшне бергә эшлибез ”, – ди Анна апа.  – Камыр пешерми калган көнем сирәк. Беребез бәрәңге әрчи, икенчебез ит турый, әле 4 декабрьдә генә 55 яшемне билгеләп үттек. Сергей белән бәлеш пешереп туганнарны сыйладык, бергә эшләгәч, тиз дә, күңелле дә”, – ди ул. Сергей абый чын ирләрчә,  сүзгә кыска, эшкә оста кеше булып чыкты.  1975 елдан башлап   Саба урман хуҗалыгында  автоэлектрик  булып эшләгән.  2011 елдан эштән китсә дә, бүген дә Сергей абыйны ярдәмгә еш чакыралар икән. “Бүген дә эшкә барасы идем, сез киләсе булгач, калдым,   бу эшкә укып түгел, үзлегемнән өйрәндем”, – диде ул.  Техниканың телен аңлаучы Сергей абыйга көйсезләнгән машинаның  гаебен табу авыр түгел, “тимер ат”лар аның кулына бик тиз күнә.  Сүзгә саран булса да,  хәләл җефетенең һәр сүзен җөпләп, язмыш  бүләге булган Аннасына елмаеп утыра.  “Әнкәйләр балаларына бик дөрес тәрбия биргәннәр, ирләребез хатын-кыз, ир-ат  эше дип бүлмиләр, иң мөһиме – нәзберек түгел, үзләре бик туган җанлы”, – ди Гөлфия Андреева да сүзгә кушылып.  Анна апа  да эштән курка торганнардан  түгел,  берничә ел  сувенир цехында эшләгәч,  Сергей абыйның теләге буенча эштән туктаган.  Җәй көне чеби-үрдәк үстерәләр, алданрак сарыклар да асраганнар,   сәламәтлек сиздерә башлагач, малларны бетергәннәр.  “Мин ял итә белмим, эш белән юанам”, – Анна апа. – Таяк белән булса да, җиләккә, көзен гөмбәгә йөрибез, үрмәли-үрмәли җыям, чәчәкләр бик яратам, Сабага яңа төрле гөл кайтса, кибеттән шалтыраталар, Сергеем белән хәзер барып алабыз”, – ди ул. Тормыштан калышмаганнары капка төбендә торган “Лада-Калина”   машиналарыннан ук күренә.  Бүген машинасыз тормышны күз алдына китерергә дә авыр,  мөмкинлеге чикләнгәннәргә  бигрәк тә. Шуңа да Анна апа: “Сергеем исән булсын да, машина йөреп торсын”, – дип  һәр көн теләк тели.  Тормышта бер-берсенә зур терәк булган бу парның икесенең дә  саулыгы бик кирәк. Чөнки Анна апаның тумыштан инвалид булган, авыр хәрәкәтләнүче абыйсы Николай да күп еллар алар белән яши.  Бүген  җиде баладан икәү генә калганнар.   Николай абый кеше ярдәменә ныграк та мохтаҗ. Мәрхәмәтле, туган җанлы Сергей абый белән Анна апа үзләрен генә түгел, әле Николай абыйны да кайгырталар. Никадәр олы йөрәклелек, изгелек,  шәфкатьлелек бу йортта. Алар дөньяның  бары алсу, якты төсләрен генә күрәләр. Гүя тормыш­ның караңгы, тонык яклары аларга күренми.

 

Казань

Нижний Новгород встретит фестиваль «Лето PREMIER»

Ria.city


Новости Казани


Популярные сегодня товары и услуги с доставкой в Казани и Татарстане

(что, где и как купить сегодня в регионе по интернету)

Проект "Today" (Сегодня в Казани) на портале today.29ru.net совместно с партнёрским сайтом 29ru.net представляет интернет-витрину популярных товарных интернет-предложений, доступных в Казани и других городах Татарстана, востребованных услуг, сервисов, новостных и медиа-продуктов напрямую от правообладателей и официальных компаний-продавцов. Более тысячи предложений в самых различных категориях: интернет-магазины, инфо-товары, финансы и кредитование, развлечения, игры, образование и работа, бесплатное интернет-телевидение и многое-многое другое.

Все самые последние, новые и актуальные гаджеты и товары - в рубрике "Интернет-витрина" и на страницах нашего путеводителя по модным интернет-магазинам одежды, обуви и аксессуаров для всей семьи, где представлены товары на самый различный вкус и кошелёк. Вся палитра брендов, новинок и распродаж в режиме онлайн с удобным поиском и сортировкой как по ассортименту, коллекциям, направлениям и ценам, так и по популярности на сегодняшний день. Настройте свою ленту товаров и смотрите только то, что Вам нравится.



Если Вы хотите добавить сайт с новостями Казани, напишите нам, и мы обязательно включим его в наш каталог, а если Ваш сайт транслирует городские новости в формате RSS, то, при желании, и в нашу ленту новостей.



Проект "Today" - региональные новости без купюр и цензуры. Все самые интересные случаи, события, факты, происшедшие в городе за день - в самой полной ленте городских новостей Казани сегодня. Ежедневно самая свежая и объективная информация из первых рук от местных, региональных и федеральных, известных и не очень первоисточников: сайтов, газет, журналов, обзоров на нашем портале Today.29ru.net. Читайте, комментируйте, критикуйте, возражайте, спрашивайте! Наши новости не оставят Вас равнодушными. Каждый день, каждый час - новости, новости и только новости!

Новостные порталы Казани

Tatobzor.ru

Татобзор.ру (Россия, Татарстан, Казань)

Shubino-video.ru

Татарский видео портал Шубино-Видео (Россия, Татарстан, Казань)

Efir24.tv

"Эфир-24" - Новостной Медиаканал Татарстана (Россия, Татарстан, г. Казань)

Shubino-video.ru

Татарский видео портал Шубино-Видео (Россия, Татарстан, Казань)

Efir24.tv

"Эфир-24" - Новостной Медиаканал Татарстана (Россия, Татарстан, г. Казань)

Проект "Today" (Новости Казани) — обзорный новостной информационный интернет-проект web-группы 29ru.net. Календарь событий, фактов, происшествий за день в Казани и Татарстане. Всё, что случилось, произошло, привлекло внимание и заинтересовало в этот день в режиме online, а также ежедневный почасовой архив российских региональных новостей от Камчатки до Калининграда.



Точка зрения редакции может не совпадать с мнением авторов и публикуемыми авторскими статьями, материалами и комментариями. Мы всегда стараемся объективно представить полярные точки зрения по самым различным вопросам и темам, волнующим общество, и стараемся не ограничивать доступ к ресурсам, соблюдающим общепринятые моральные и законодательные правила и нормы. Для размещения Ваших новостных и публицистических материалов достаточно связаться с нами по контактам mail@29ru.net. Предпочтения отдаются материалам региональной и городской направленности и тематическим обзорам.

Спорт в Татарстане


Новости тенниса


Ролан Гаррос

Россия — первая по теннисным отказникам! Почему сразу девять наших сказали «нет» Олимпиаде в Париже


Здоровье в Татарстане


Музыкальные новости
Концерт

Концерт в музее П.И. Чайковского


Новости часа в Казани и Татарстане

Топ-10 новостей в Казани (Татарстан) за сегодня на этот час:

Президент Татарстана Рустам Минниханов

Общество, политика, культура, бизнес

Куда сходить москвичам и гостям столицы 13 июля - Мытищинский форсаж: часть вторая

S&P повысило прогноз по рейтингу «дочек» Freedom Holding Corp. до позитивного

Дирекция по качеству АО "Желдорреммаш" посетила локомотивостроительные заводы ТМХ

Совладелец «ТЕХНОНИКОЛЬ» Игорь Рыбаков запустил на Дальнем Востоке бизнес-клуб «Эквиум»


«Жёлтые» интернет-новости


Происшествия, юмор и курьёзы

Совладелец «ТЕХНОНИКОЛЬ» Игорь Рыбаков запустил на Дальнем Востоке бизнес-клуб «Эквиум»

Вернувшийся из районов СВО сводный отряд спецназа Росгвардии встретили в Москве

Программа «Цифровой инвестор» ГМК "Норникель" выходит на новый этап

Рододендроны озера Джека Лондона.

Казань на Russian.city
Топ-10 новостей от партнёров: