Хөрмәтле энергетиклар, сезне һөнәри бәйрәмегез белән!
![Хөрмәтле энергетиклар, сезне һөнәри бәйрәмегез белән!](http://www.saby-rt.ru//media/k2/items/cache/4a76f7db5fd99eaf9c9b046e4bedd786_S.jpg)
Хөрмәтле энергетиклар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм игелекле хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт хисләребезне белдерәбез.
Энергетика белән тәэмин итү – районның икътисадый тотрыклылыгын һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен тиешле югарылыкта тоту өчен иң кирәкле шартларның берсе. Район икътисадын үстерүдә алга китүгә асылда нәкъ менә энергетикларның ышанычлы эше нигезендә ирешелде. Районның катлаулы электр хуҗалыгы соңгы елларда тотрыклы үсеш юлында һәм сезнең хезмәтегез белән халыкның тормыш-көнкүреш уңайлыклары, оешмаларның эшчәнлеге тәэмин ителә. Электр линияләрен яңа технологияләр белән яңарту һәм төзекләндерү чаралары күрелә, хезмәтегезнең сыйфат күрсәткечләре яхшыра. Бу юнәлештә сезнең эшчәнлекнең нәтиҗәләре киләсе елда да уңай булачагына шикләнмәскә мөмкин.
Һөнәри бәйрәмегез һәм Яңа ел якынлашуы уңаеннан, хөрмәтле энергетика тармагы хезмәтчәннәре, шулай ук тармак ветераннарына уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телибез.
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.