Авыруларны дәвалауга караганда, кисәтү җиңелрәк. Бу бигрәк тә салкын тиюдән барлыкка килә торган авыруларга, гриппка кагыла. Шуңа кюрә, суыклар башлану белән Югары Утар балалар йорты-интернатында психолог Г.Садыйкова профилактика чараларына зур игътибар бирә. Вируслы чирләргә каршы ароматерапия ярдәмендә көрәшә. Шушы максаттан эфир майлары: эвкалипт, лаванда, бергамот куллана. Балалар сенсор бүлмәсендә көн саен эфир майлары парларын сулыйлар, организмнарын вирусларын арындыралар. Читать дальше...