Татарларым!
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bez_im9999.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="189" height="258" align="Left"]bez_im9999.jpg (18.9 Kb)[/img] Оран-поэма
Сезгә дәшәм, газиз татарларым,
Алтыннарым минем, талантларым!
Татарларым, сезне мактый-мактый
Карлыгыплар бетә тамакларым...
Татарларым – алыпсатарларым,
Татарларым - укымышлыларым,
Татарларым – бал кортлары кебек,
Эш атлары кебек тырышларым;
Татарларым минем, тапкырларым,
Чакматашлар кебек чыдамнарым!
Кемнәр соң әле без? Күпме соң без? -
Мин очына әле чыгалмадым...
Күпме санасаң да, актарсаң да
Татарымның милли катламнарын,
Санап кына бетерерлек түгел
Бу дөньяның бөтен татарларын.
Күпме кавем бергә береккәнбез,
Бөтен дөньясына танылганбыз! -
Тарих дигән биек йолдызлыкта
Бөек татар булып кабынганбыз!..
РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН,
ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ
[i]ПОЭМАНЫҢ АЗАГЫ ГАЗЕТАНЫҢ 42 НЧЕ САНЫНДА[/i]