Ана күңеле
Әле кайчан гына бөркетләрен
Яуга озатты ана бу юлдан…
Шомлы төндә “кара хәбәр” белән
Медальләре килде зур улдан.
Уртанчы ул — яу кырында калды,
Йөрәгенә аның аттылар.
Туган илгә дуслар ал йолдызлы
Пилоткасын алып кайттылар.
Кече улы — хәбәрсез югалды…
Сыгылып төште ана, түзмәде,
Ышанмады барыбер күңеле,
Соңгы өметен ана өзмәде.
Олы юлга чыгып, һәр көн көтте,
Каш өстенә куеп кулларын.
Шат елмаеп, ярсу ат өстендә
Кайтып керер кебек уллары.
Бөек, Ана! Түземлегең өчен
Алтын һәйкәл сиңа куярлык…
…Армиягә киткән егетләрнең —
Һәммәсенә телик уяулык.
Илизә РАМАЗАНОВА.
Кар күбек
Кыш көне карлар ява,
Кыш көне буран була.
Буранга ис китмәсә дә,
Бар җиргә карлар тула.
Өйгә кергәч, кар коела
Энҗе-мәрҗәннәр кебек.
Бераз торгач, күз салам,
Кардан калган тик күбек.
Искәндәр ЯКУПОВ.
Күгәрченнәр
Күгәрченнәр, күгәрченнәр,
Кызыл читек кигәннәр.
Борыннарын карга төртеп,
Азык эзләп йөргәннәр.
Очмый алар җыла якка,
Кыш кышларга калалар.
Салкыннан да курыкмыйча,
Кардан атлап баралар.
Илмира НАТФУЛЛИНА.
Минем әни
Минем әни бигрәк уңган,
Тәмле ашлар пешерә,
Чигә белә, бәйли белә,
Рәсемнәр дә төшерә.
Һәр көнне табыныбызда
Тәмле ризыклар була.
Өебездә гел чисталык,
Ул җыештырып тора.
Ялкау кыз икән димәгез,
Мин дә аңа булышам.
Мәктәбемнән кайту белән
Савыт-саба юышам.
Алия ЙОСЫПОВ
Чаллы шәһәрендәге 2нче гимназия укучылары иҗаты
Җитәкчесе – Рәзинә МӨХИЯР