Елмаеп алыйк әле!
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/hwwww.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="164" height="100" align="Left"]hwwww.jpg (17.41 Kb)[/img]Голубцы булдым
Илшат әнисенең голубцы (кәбестә яфрагына төреп пешерелгән итле дөге) ясаганын күзләрен алмый карап торды. Аннары пешкәнен түземсезлек белән көтеп алып, бик яратып ашады.
Йокларга вакыт җитте. Әнисе Илшатка урын җәеп бирде. Ул юрганга кат-кат төренеп ятты да:
— Карале, әни, мин голубцы булдым, — диде.
Армиягә китмәгән
Әтәчкә армиягә ки-тәргә хәбәр килүе турындагы шигырьне белмәгән укучы сирәктер. Аны Альбина да яттан белә. Кояшлы бер көнне урамга саф һава суларга чыктык. Әкрен генә атлыйбыз. Читән буенда тавыклар казына. Янәшәдә, кукраеп, әтәч басып тора. Альбина аны күреп алды да:
— Дәү әти, әтәч армиягә китмәгән бит! — дип кычкырып җибәрде.
Әкият героена охшатып
Илдан ашка суган салганны бер дә яратмый. Шуңа күрә аның әнисе, аштан алырга җайлы булсын дип, суганны турамыйча гына сала. Көннәрдән беркөнне пешкән бер бөтен суганны Илдан аштан алынмаганлыгын күрә һәм әнисенә үпкәләгән тавыш белән болай ди:
— Әни, әни, ашка нигә Чиполлино салдың инде?!
Тырыш Нәбиулла
Нәбиулла җәйге каникулда авылга кайтты. Атны арбага җигәргә, атны тугарырга Шәмсетдин абзыйдан тырышып-тырышып өйрәнде.
Шәһәргә кайтып укый башлагач, сабак-ташларына горурлык хисләрен белдерде:
— Мин хәзер атны киендерә дә, чишендерә дә беләм инде.
Нил ГАРИФУЛЛИН