Добавить новость
 
Горячие новости часа
Сегодня в Казани

Новости Казани — календарь событий, фактов, происшествий за день

Сегодня 9 октября 2024 года
Не в Казани?

Новости сегодня на 29ru.net

Новости от партнёров


Добавь свою новость бесплатно - здесь

Другие новости сегодня

Новости сегодня от Adwile

«Димләп кияүгә чыгуыма үкенмәдем»

«Димләп кияүгә чыгуыма үкенмәдем»

«Беркайчан да» дип әйтмә! Шулай дип әйтүең булыр – бөтен җиһан бу антыңны боздыру өчен тырышыр, дигән сүз бар. Башкортстанның Илеш районы, Сеңрән авылында яшәүче Мәдәния ханым Гәрәева белән сөйләшеп утырганда «кылт» итеп шушы сүзләр исемә төште. Бик кечкенә вакытында әбисен «Димләп кияүгә чыгу ничек була соң ул?» дип йөдәтә торган булган Мәдәния апа. Ә аннары, күзләрен зур итеп ачып, башын чайкый-чайкый: «Кит инде, әбекәй, димләп кияүгә чыгалармы? Мин беркайчан да чаршау аша гына очрашып кияүле булмас идем!» – дип куйган. Киләчәктә бу сүзләрен исенә төшереп, көлеп утырачагын белмәгән шул әле ул.

«АК ХАЛАТКА КЫЗЫКТЫМ»

Мәдәния апа тумышы белән Актаныш районының Чуракай авылыннан. Гаиләдә ике бала тәрбияләнгәннәр, кечкенәдән үк шук, үткен телле кыз булып үскән ул. Сигезенче сыйныфта укый башлаган чагында әтисе чирләп киткән. Өлкәннәр «этил ягулыгы белән агуланган» дип сөйләшкәннәр. Газиз кешесенең газапларын күреп: «Үскәч, медицина һөнәрен сайлаячакмын!» – дип карар кыла ул.

– Табибларның ак халатларына кызыга идем. Шуңа күрә 10нчы сыйныфны тәмамлагач, Минзәләгә табиб һөнәрен үзләштерергә укырга кердем. Кечкенәдән кешеләрне яраттым мин, уен уйнаганда да табибә була торган идем. Әнә шулай әкрен генә канга сеңеп килгән, күрәсең. Укыганда күңелемне биреп, хәрәмләшмичә, бик яратып укыдым. Сайлаган һөнәремне хөрмәт иттем. Минемчә, яраткан эшкә генә гомереңне багышлап була, яраткан эштә генә уңышларга ирешергә мөмкин. Аны еллар узып, чәчләргә чал кергәч кенә аңлыйсың икән. Мин гомерем буе фельдшер булып эшләдем. Инде пенсиядә булсам да, өйдән кешенең өзелгәне юк, – ди әңгәмәдәшем.

ЧАРШАУ АРКЫЛЫ ЯРӘШӘЛӘРМЕ?!

Уку йортын яхшы билгеләргә генә тәмамлаган кызны Актаныш районының Табанлы Күл авылына эшкә җибәрәләр. Тугыз ай гына эшләп өлгерә ул анда. «Бөтенләй уйламаган җирдән кияүле булдым да куйдым бит! Башкортстанга килен булып төшәрмен дип кем уйлаган!» – ди Мәдәния апа көлеп.

– Әле ничек кияүгә чыкканымны белсәң син, кызым! – дип серле генә сүз башлады ул. – Исемә төшерәм дә елмаям. Мине димләп кияүгә алдылар бит! – Мәдәния ханым туктап калды. Аннары бераз уйлап торды да оялып кына кабат сүз башлады. – И кызым, сөйләсәм, көлмәсләр микән дим. Ярар, гомер бер генә килә, бер ояты да булмас сөйлим әле. Бәләкәй вакыттан гел димләп чыгу турында кызыксына идем мин. Әбидән сорап йөдәтеп бетергән чаклар күп булды. «Әбекәй, син кияүгә ничек чыктың?» – димен. Бала гына бит әле беләсе килгәндер инде. «Элек кияүгә бөтенләй башка төрле чыгалар иде. Егетләрне күреп сөйләшкән булмады. Чаршау аркылы гына таныштык. Ир-атка күренү бөтенләй тыелган нәрсә булып саналды. Өйләнешкәч, никах укыган чагыңда гына күрәсең егетеңне. Гарип булса да, ямьсез булса да риза буласың», – ди әби. «Кит инде, әбекәй! Шулай итеп кияүгә чыгалармы?» – дим аптырап. Ә әбигә минем сүзләр кызык тоела: кет-кет көлеп куйган була иде, мәрхүмә. «Чыгасың, балакаем, чыгасың. Вәгъдә биргәч чыкмый хәлең юк. Вәгъдә – иман, диләр», – ди торган иде ул андый вакытларда.

Бу хәлләрне тыңлап утырган кечкенә Мәдәния һәрвакыт бер үк сүзләрне кабатлый торган булган: «Мин булсам, мәңге дә чыкмас идем!» Үзенә дә шулай итеп кияүгә чыгарга насыйп булачагын кайдан белсен ди инде кечкенә кыз?

БЕРЕНЧЕ ОЧРАШУ

Актаныш районының Табанлы Күл авылында фельдшер булып эшләгән кыз авыл халкында зур хөрмәт уята. Бөтенесе аңа яратып, «врач кызыбыз» дип эндәшә башлый. Актаныш кына түгел, Башкортстан якларына ук чыга Мәдәния ханымның яхшы аты.

– Илеш районының Сеңрән авылында яшәүче Фәнис исемле егеткә берәү килеп: «Табанлы Күл авылында табибә булып бик акыллы бер кыз эшли. Шуның белән таныш син!» – дигән. Ә минем ул вакытта йөргән егетем бар иде инде, ул урманда эштә калды, мин туганнарымда яшәп тора идем.

Шулай беркөнне кич клубка чыгарга җыенып йөрим. Урамда караңгы инде. Туган апа керде дә: «Бар самавыр куй әле, кешеләр килә хәзер», – ди. «Төнлә чәй эчеп утырмаслар әле! Бер өер кешегә нәрсәгә самавыр куеп йөрим ди? Мин клубка җыенам», – дим. Яшь вакытта тырт та пырт кына йөри идем үзем тагын. «Беркая да чыкмыйсың! – ди туган апа. – Әнә, самавыр куй. Безне чәй эчерт». «Ярар, кешегә приказ биреп утырма әле, туган апа. Самавырны куйдым. Калганын үзең карарсың, мин киттем», – дидем. Барыбер чыгармадылар. Бермәлне йортка алты-җиде кеше килеп керде. Шуннан соң бөтенләй таныш булмаган егет белән мине бер бүлмәгә кертеп җибәрделәр. Каршы килгән булып карасам да, йөгереп чыгып китә алмыйм бит, утырырга туры килде. «Син Мәдәния буласың икән», – ди бу миңа, оялып кына. Ничек сүз башларга белми азаплангандыр инде җаныкаем. «Булсам!» – минәйтәм. «Ә мин Фәнис исемле булам», – ди. «Булсаң соң!» – минәйтәм. Әле ул вакытта мин аның исемен бөтенләй дөрес итеп ишетмәгәнмен. Әнис, дип аңлаганмын. «Ә мин тракторда эшлим», – ди. Сөйләшергә сүз табалмый интегә инде ул да, күреп торам бит. Ә минем тизрәк клубка чыгып китәсе килә. Шуңа һаман да әйткән бер сүзенә керпе сыман энәләремне кабартып тик утырам. «Эшләмәгәең тагын!» – минәйтәм. «Ә син пунктта эшлисең икән», – ди. «Эшләсә ни!» – дип, гел шулай киресен сукалап, каршы килеп утырдым.

Фәнис исемле тракторчы егет бик сабыр булган, күрәсең, кызның дорфа җавапларына үпкәләп, кул селтәп чыгып китмәгән. Ошаткандыр… Шулай итеп, килделе-киттеле сүз сөйләшеп утыралар да таралыша яшьләр. Икенче көнне яхшы атлар җигеп, Фәнис кабат Мәдәниясе янына килә. Урамдагы кышкы чатнама суык та куркытмый аны.

– Озак таптады ул безнең йортка сукмакны. Нияте изге, теләге чын күңелдән булган инде, – дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем. – Әкренләп ошый башлады бу миңа. Бик матур егет иде. Ошамаслык та түгел шул. Ниһаять, кешечә сөйләшеп киттек. Бер айлап очрашып йөрдек тә, аннары гариза биреп, язылыштык.

Фельдшер кызны үзенә каратуда Фәнис абыйга сабырлыгы ярдәм иткән.

Фельдшер кызны үзенә каратуда Фәнис абыйга сабырлыгы ярдәм иткән.

«САБАНТУЙГА ӨЙЛӘНЕШӘСЕ ИДЕК, ДИДЕ»

Мәдәния апаның урманда эшкә калган йөргән егете була бит. Борын төбеннән генә яратып йөргән кызын алып китүләренә ничек сабыр итте икән ул? Яшьләрнең бу мәсьәләне ничек хәл итүләре турында сорашам.

– Үз егетем урманнан кайтканчы, Фәнис абыеңа чыгам, дип вәгъдә бирмәгән идем әле. Дусларча очрашкалап кына йөрдек. Көн дә киләләр, ялынып карыйлар. Ә мин һаман ризалык бирмим. Теге егетемне көткән булам, янәсе. «Миңа чык кияүгә, үкенмәссең», – дип тә карый Фәнис. Тыңламыйм. Кая инде ул вакытта киләчәкне уйлаулар. Башта җилләр уйнаган чак бит ул! Шулай бервакыт сөйләшеп утырабыз. Үземнең егетем урманнан кайтып төште. Килеп керүгә, минем туган апа янына барды бу. Мине димләүләре турында ишетеп килгән булган икән. «Апа, – ди, – шушы заманда димләп кияүгә бирәләрмени?» «И балакаем, аңа кияүгә чык диюче юк бит әле. Нишләсә дә үз иркендә, үз башы бар бит аның. Кыстамыйм, кысылмыйм» – ди апа. Шуннан соң егетем минем яныма килеп басты. «Без Сабантуйга өйләнешә идек!» – димәсенме бу?! Гомерем буе өстемнән хакимлек иткәннәрен яратмадым. Ирегемне чикләүләре, миңа әйтми генә минем өчен нәрсә дә булса хәл итүләре ошамый иде миңа. Ә монда урманчы егетемнең килеп, миңа бу хакта алдан бер сүз дә әйтми генә, Сабантуйга өйләнешә идек, дип әйтүе күңелемә бөтенләй ошамады. Бу бит минем өстән хакимлек итү дигән сүз. Ачуым килде. Кызган баштан: «Мин сиңа чыкканчы, Фәнискә чыгам!» – дидем дә куйдым. Югыйсә ул вакытта Фәнискә кияүгә чыгу турында уйлаган да юк иде.

Димләп чыгуны өнәп бетермәсә дә, бу карары өчен бер мәртәбә дә үкенгәне булмый Мәдәния апаның. «Яратып яшәдем, иң мөһиме бер-беребезгә карата арада хөрмәт булды. Насыйбым булган, күрәсең, әбием әйтмешли», – дип сөйли ул, бу хакта сүз кузгаткач.

18 ЕЛЛЫК БӘХЕТЛЕ ТОРМЫШ

Бик бәхетле тормыш кичерә алар. Еллар узган саен, мәхәббәтләре арта гына бара. Фәнис яратмаслык егет булмый шул. Сабан туйларында көрәшеп, алдынгы урыннарны алып килә, эшне дә җимертеп эшли, хатынына беркайчан да авыр сүз әйтми.

– Шунысы кызганыч, аның белән 18 ел гына торып кала алдык. 18 ел торуыбыз хәзерге яшьләрнең 180 елына тормалы, кызым. Бервакытта да ачуланышмадык, үпкәләшеп йөрмәдек. Баш миендә яман шеш таптылар аның. Көрәштә йөреп, бәрелгән булгандыр инде. Мин чирлим дип, күңелен төшермәде, мин үләсе инде, дип дөнья көтмичә дә тормады. Ничек тә ярдәм итте, һәрвакыт киңәшләште. Балаларны эшкә өйрәтте, – дип хәер-дога кыла Мәдәния ханым.

Фәнис абый белән бәхетле, матур гомер кичерсәләр дә, яшьлек мәхәббәте күңелдән эзсез генә китми бит ул. Шуңа күңеленә бәрелмәскә тырышып, аннан урман егете турында сораштым.

– Ә ул өйләнде. Аның белән нибары бер мәртәбә күрештек. Фәниснең сеңлесе шул авылга кияүгә чыкты. Без шунда килдек, мәҗлескә ул да хатыны белән чакырулы иде. Әнә шунда бер мәртәбә күзләр очрашты. Ләкин минем ул егеткә карата бернинди хисем дә калмаган иде. Фәнис абыең бервакытта да көнләшеп карамады. Төрле гаиләләр күрдем, чөнки эшебез шундый. Кемнең ничек, нәрсә белән яшәгәнен дә беләм. Хатыны иреннән рөхсәт сорамыйча урамга да чыгарга ярамый торган кешеләр бар. Ул яктан без бик бәхетле тату яшәдек Фәнис абыең белән. Әллә нинди рәхәт тормыш кичердек. Өч балабыз булды. Иң олысы Әлфис, аннары Рафис, аннан соң Гөлүс. Гөлүс исемле улым 23 яшендә үлеп китте. Һаман йөрәкне өтәләп, менә моннан бәгырьне телгәли әле, – ди Мәдәния ханым, кулларын күкрәгенә кысып.

ЗИРАТКА БАРА АЛМЫЙ

– Гөлүс улымның бер генә дә начар ягын хәтерләмим мин, – дип башлады улы турында сүзне ана кеше. – Гел «биш»легә генә мәктәп бетерде. Аграр университетны тәмамлады. Шуннан соң, Яркәйгә кайтып эшкә урнашты да, ике ай гына эшләп кала алды улым. Асылынып үлде. Аллаһы Тәгалә шулай язган инде, язмышы шулай булгандыр. Бер дигән егет иде. Талашып-сугышып йөрмәде, начар аты булмады. Бик тәртипле, кешеләргә мәрхәмәтле бала иде. Машина белән йөргән җиреннән барып асылынган бит. Гәүдәсен тапканда да машинасында җырлары уйнап тора иде, диделәр. Әйтәләр бит, шайтан котырткан дип. Шайтан, башта асылын-асылын, дип әйтә ди. Кеше башын бауга тыккач, син үзең теләсә нишлә, мин Аллаһыдан куркам, дип әйтә ди. Аллаһы Тәгаләгә берничек тә каршы килеп булмый ул. Кыска гомерне озынайтып, озынын кыскарту да мөмкин хәл түгел. Гөлүс үлгәч тә тәкъдиредер, дип юандым. Бер кешене дә гаепләп булмый. Аллаһы Тәгалә үзе кичерсен инде. Ходай биргән гомердән риза булмыйча, үзен-үзе бетерә икән, ул ахирәттә дә рәхәт күрми, диләр. Инде шулай гына булмасын, – дип тели Мәдәния ханым Гәрәева. – Баланы югалту ул – онытылмый торган, уеңнан бер генә минутка да чыкмый торган, гомерең буена йөрәкне тырнап, ярага тоз салып тора торган авыр кайгы. Шул көндәлек тормыш белән бераз юанган буласың инде. Иртән торып сыер савасың, өеңне җыештырасың, анысын эшлисең, монысын эшлисең, шулай көн үтеп китә. Тик сыкранып үтелә. Ә тирәнтен иттереп уйлый башласаң, бик авыр, аңлатыр сүзләр дә таба алмыйм. Улым үлгән көнне бер мәртәбә асылынган җиренә, күмгәч, бер мәртәбә каберенә бардым. Шул өелгән балчыклар, асылынган урын минем күз алдында тора. Зиратка башка бармадым, бара алмыйм, ул якка карап атларлык та хәлем юк чөнки, – дип, күз яшьләрен сөртеп алды Мәдәния ханым Гәрәева.

Тормыш гел бәхетле мизгелләрдән генә тормый шул. Авырлыклары да була аның, кайгылары да җитәрлек. Мәдәния апа истәлекләр белән юанып кына утырмый, яраткан ире белән бергәләп үстергән тагын ике улының барлыгына шатлана, аларның исәнлеге өчен дога кыла. «Тормышымнан зарланмыйм, – дип озатты ул мине. – Без күрәсен кеше күрми, ди өлкәннәр. Башны ташка бәреп булмый, сеңлем…»

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан – Башкортстан – Илеш – Казан.

Безнең гәҗит

Казань

Инновационная технология производства сверхпроводников разработана в Казани

Ria.city
Новости Казани

Популярные сегодня товары и услуги с доставкой в Казани и Татарстане

(что, где и как купить сегодня в регионе по интернету)

Проект "Today" (Сегодня в Казани) на портале today.29ru.net совместно с партнёрским сайтом 29ru.net представляет интернет-витрину популярных товарных интернет-предложений, доступных в Казани и других городах Татарстана, востребованных услуг, сервисов, новостных и медиа-продуктов напрямую от правообладателей и официальных компаний-продавцов. Более тысячи предложений в самых различных категориях: интернет-магазины, инфо-товары, финансы и кредитование, развлечения, игры, образование и работа, бесплатное интернет-телевидение и многое-многое другое.

Все самые последние, новые и актуальные гаджеты и товары - в рубрике "Интернет-витрина" и на страницах нашего путеводителя по модным интернет-магазинам одежды, обуви и аксессуаров для всей семьи, где представлены товары на самый различный вкус и кошелёк. Вся палитра брендов, новинок и распродаж в режиме онлайн с удобным поиском и сортировкой как по ассортименту, коллекциям, направлениям и ценам, так и по популярности на сегодняшний день. Настройте свою ленту товаров и смотрите только то, что Вам нравится.



Если Вы хотите добавить сайт с новостями Казани, напишите нам, и мы обязательно включим его в наш каталог, а если Ваш сайт транслирует городские новости в формате RSS, то, при желании, и в нашу ленту новостей.



Проект "Today" - региональные новости без купюр и цензуры. Все самые интересные случаи, события, факты, происшедшие в городе за день - в самой полной ленте городских новостей Казани сегодня. Ежедневно самая свежая и объективная информация из первых рук от местных, региональных и федеральных, известных и не очень первоисточников: сайтов, газет, журналов, обзоров на нашем портале Today.29ru.net. Читайте, комментируйте, критикуйте, возражайте, спрашивайте! Наши новости не оставят Вас равнодушными. Каждый день, каждый час - новости, новости и только новости!

Новостные порталы Казани

Tatobzor.ru

Татобзор.ру (Россия, Татарстан, Казань)

Shubino-video.ru

Татарский видео портал Шубино-Видео (Россия, Татарстан, Казань)

Efir24.tv

"Эфир-24" - Новостной Медиаканал Татарстана (Россия, Татарстан, г. Казань)

Shubino-video.ru

Татарский видео портал Шубино-Видео (Россия, Татарстан, Казань)

Efir24.tv

"Эфир-24" - Новостной Медиаканал Татарстана (Россия, Татарстан, г. Казань)

Проект "Today" (Новости Казани) — обзорный новостной информационный интернет-проект web-группы 29ru.net. Календарь событий, фактов, происшествий за день в Казани и Татарстане. Всё, что случилось, произошло, привлекло внимание и заинтересовало в этот день в режиме online, а также ежедневный почасовой архив российских региональных новостей от Камчатки до Калининграда.



Точка зрения редакции может не совпадать с мнением авторов и публикуемыми авторскими статьями, материалами и комментариями. Мы всегда стараемся объективно представить полярные точки зрения по самым различным вопросам и темам, волнующим общество, и стараемся не ограничивать доступ к ресурсам, соблюдающим общепринятые моральные и законодательные правила и нормы. Для размещения Ваших новостных и публицистических материалов достаточно связаться с нами по контактам mail@29ru.net. Предпочтения отдаются материалам региональной и городской направленности и тематическим обзорам.

Спорт в Татарстане


Новости тенниса


Вероника Кудерметова

Кудерметова проиграла в финале парного турнира в Пекине


Здоровье в Татарстане


Музыкальные новости
Игорь Бутман

Игорь Бутман о молодой супруге: «В какой-то момент я понял, что страшно влюбился… Меня колбасило»


Новости часа в Казани и Татарстане

Топ-10 новостей в Казани (Татарстан) за сегодня на этот час:

Президент Татарстана Рустам Минниханов

Общество, политика, культура, бизнес

Мари Краймбрери, Клава Кока, bearwolf и не только! Like FM устраивает звездный девичник

Раскрутка Сайта. Раскрутка сайта Москва. SEO раскрутка сайта. Заказать раскрутку сайта. Раскрутка сайта ru.

Релиз трека. Релиз новой песни. Релиз сингла. Релиз Музыкального альбома.

ТСД SAOTRON RT41 GUN: практичный, производительный, надёжный


«Жёлтые» интернет-новости


Происшествия, юмор и курьёзы

На строительство и реконструкцию трассы М-7 Волга в Татарстане и Башкирии выделили 9 млрд рублей

Бывший возлюбленный зарезал сотрудницу салона сотовой связи

XI Всероссийский конкурс «Лучшая инклюзивная школа России-2024»

Раскрутка Сайта. Раскрутка сайта Москва. SEO раскрутка сайта. Заказать раскрутку сайта. Раскрутка сайта ru.

Казань на Russian.city
Топ-10 новостей от партнёров: