Добавить новость
 
Горячие новости часа
Сегодня в Казани

Новости Казани — календарь событий, фактов, происшествий за день

Сегодня 9 октября 2024 года
Не в Казани?

Новости сегодня на 29ru.net

Новости от партнёров


Добавь свою новость бесплатно - здесь

Другие новости сегодня

Новости сегодня от Adwile

Урман – җыруларыбыз – язмышыбыз

Урман – җыруларыбыз – язмышыбыз

Узган ял көнендә – 20 сентябрьдә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре  үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. 

Казан шәһәренең “Арена“ стадионында шул хөрмәткә “Лесоруб – 2015“ дигән ярминкә-фестиваль дә оештырылды. Хезмәтләре урман хуҗалыгы белән бәйле һәр оешмадан, һәр төбәктән  зур әзерлек белән килгәннәр иде ярминкәгә. Ниләр генә очратмыйсың  монда!  Сырлап эшләнгән кечкенә тарак, сандык сыман әйберләрдән башлап, бизәлеше һәм проекты буенча ушыңны алырлык  йорт корылмаларына кадәр төзеп куелган. Агач, куак үсентеләре, яшелләндерү симәнәләренең нинди генә төрләре юк тагын...

Һәр хуҗалык бәйрәмгә килүче кунакларны үз “йорты“ турысында сый-хөрмәт, тәмле сүз һәм җыр-бию белән каршы ала. Күргәзмәгә алып килгән бүләкләрен өләшә. Товарларына реклама ясый. Бу бәйрәмгә туганнарны махсус җыйганнар,  диярсең. Җылы итеп күрешәләр, иңнәренә төртешеп, бер-берләренең “ныклыгын“ тикшерәләр. Кайсыберләренең пиджак якаларына беркетелгән “йолдызчык“лары  артуын күреп, алар өчен чын күңелдән куанышалар.

Төрле районнарның   урманчылык күргәзмәләрен күзәтә-күзәтә, “Камское лесничество“ дигәненә килеп тукталабыз. Заманында Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия булган Камский леспромхозның  дәвамчысы ул. Чирек гасыр буена леспромхозны Мамадыш районының Зур Әрнәш авылында туып үскән, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә үзе дә  легендар геройга әверелгән Иван Захарович Иванов җитәкләгән. Ул – урманчылар арасында СССРда беренче  Социалистик Хезмәт Герое. Албай авылындагы Батырлар  стеласында дүрт Советлар Союзы Герое янәшәсенә аның да портреты уелган. Менә шундый легендар җитәкченең дәвамчылары бүгенге көндә ничек яши, ничек эшли? Нинди проблемаларны чишә? Шушы турыда үзләре белән гәп кордык.

Сергей Ильич Сапурин – “Камское лесничество“ казенное учреждениесе“  директоры, лесничийлар җитәкчесе:

Артта калырга ярамый

Әйе, без үзебезне Иван Захаровичның шәкертләре дип саныйбыз. Күпләребезнең хезмәт юлы аның кул астында башланды. Үзе өчен  түгел, производство күтәрелсен, хезмәткәрләрнең тормыш-көнкүреше яхшырсын,  дип яшәде Иван Захарович. Әллә нинди даннар да аны үз “калеясы“ннан чыгара алмады. Өстән җибәрелгән күрсәтмәләрнең хаксызлыгын  белсә, аларны  беркайчан да үтәмәде. Дөрес дип, производство өчен файдалы дип санаса, мөмкин  булмастайларын да үтәп чыкты. Менә шундый кеше иде Иван Иванов. Билгеле, ул башлаган эшне дәвам итүчеләр буларак, безгә дә тырышырга туры килә.

Камское лесничество ике учреждениене берләштерә: казенное һәм бюджетное. “Казенное“ өлешен мин, “Бюджетное“ дигәнен Газизов Камил Әхәтович җитәкли. Безнең кул астында йөздән артык хезмәткәр исәпләнә. Эш көнебез иртәнге җиденче яртыда (планнан тыш нәрсәдер килеп чыкса, иртәрәк тә башлыйбыз) башланып, кичке җиделәрдә тәмамлана. Икебез ике юнәлештәге җитәкче булсак та, максатларыбыз бер – халыкның урман чималына булган ихтыяҗын канәгатьләндерү һәм кулланылганы урынына яңа үсентеләр үстерү. “Камский леспромхоз“ банкротлыкка калгач, башка  счетлар белән яңа хуҗалык оештырылды. Аякка басу еллары бик авыр булды. Хәзер инде, Аллага шөкер, тернәкләнеп киләбез. Бөтен күрсәткечләребез буенча, республикада икенче урынга чыктык.

Безнең өстә – урманнарны янгыннардан, зарарлы бөҗәкләрдән, рөхсәтсез агач кисүчеләрдән саклау бурычы тора. Хуҗалык алты участокка бүленгән. Мамадыш районында Шомырбаш, Усали, Берсут, Балык Бистәсе районында – Прикамье, Шумбут, Чистай районында – Чистай участоклары. Алты лесничий, алар кул астында өчәр мастер эшли. Машиналарыбыз бар.

Симәнә әзерләү, аны чистарту, питомникларга утырту, үскәнен күзәтеп тору кебек эшләрне дә үзебез  башкарабыз.

Төп эшебез – халык арасында профилактик-агитацион чаралар оештыру. Мәктәп укучылары алдында да, авыл клубларында да чыгышлар ясыйбыз. Рөхсәтсез агач кисү, рөхсәтсез җәнлек ату кебек җинаятьләр өчен, зур күләмдәге штрафлар каралган. Мәсәлән, бер нарат агачын рөхсәтсез аударган өчен, ун мең сумыңны чыгарып салырга кирәк. Законлы итеп, түләп алсаң, ул сумма ун еллык утынга җитә. Хәзер инде халык арасында агач  урлау очраклары күзәтелми диярлек.

“Деловой“ булмаган агачларны Алабуга җирлегендәге  “КАСТАМОНУ“ заводына җибәрәбез. Төрек инвесторлары төзегән әлеге завод, төп көченә баскач, елына 1,3 миллион кубометр агачны “йотачак“. Шунысы күңелне борчый: әлегә алар безнең агачны түбән бәягә сатып алалар. Хуҗалыкның финанс хәле әллә ни мактанырлык түгел: көчкә генә очны очка ялгап барабыз. Шулай да киләчәккә өмет белән карыйбыз. Берничә ел элек хуҗалык бөтенләй таралу хәленә җиткән иде бит, бүген әнә республика буенча алдынгылар рәтендә. Безгә аннан төшәргә ярамый – Иван Захаровичлар хәтере каршында йөзебез кызарырлык булмасын. Шул принцип буенча эшлибез.

Юрий Павлович Голубков – Урманчы авылыннан, лесничий:

Урманчының күңеле чиста

Мин дә Иван Захарович юлламасы белән,  башта, Лубян урман техникумында, аннары Мари политехника институтында укып, эшкә  Кама леспромхозына  кайттым. Хатыным – Нурания Фатыйховна да гомер буе шушы хуҗалыкта хезмәт итә. Минем кул астында 4 мастер эшли. 14 мең 28 гектар урманны саклыйбыз. Һәр мастерга дүрт мең  гектар чамасы урманны карарга туры килә. Элек лесниклар да бар иде. Аларны кыскарттылар. Бүгенге көндә мастер-инспекторлар кулында транспорт  юк. Участокларга бер машинада бергәләп барабыз. Һәр мастерда машина  булса, берьюлы күпме мәйданны күзәтер, кайда ярдәм кирәклеген ачыклый алыр идек.

Кадрлар мәсьәләсенә тукталсак, әлегә алар җитә. Лубян техникумы заманында бик күп специалистлар әзерләп чыгарды. Эшләүчеләрнең яшьләре зураюга таба бара. Иң яшь дигәннәре дә – кырыкның өстендә. Урманчы һөнәрен сайларга атлыгып тормыйлар. Беренчедән, авыр, тынгысыз, икенчедән, хезмәтенә күрә түләве – түбән. Өченчедән, бу һөнәрне теләсә кем башкара алмый – җаның-тәнең белән урманга берегү, аны ярату  кирәк. Безнең күбебезнең әти-әниләре урманда эшләде, бәләкәйдән урман белән танышып үстек. Һәр агач, һәр почмак безнең өчен кадерле иде. Шул яратуны гомер буена сакладык. Урманнан еракта яшәүне күз алдына да китерә алмадык. Безнең мондый бәйлелекне балаларыбыз интегү дип бәяләде, шуңа күрә башка һөнәрләр сайладылар.

Быелгы уку елында Лубян техникумына бездән ике укучы керде. Берсе – Камский, икенчесе – Владимир авылыннан. Әйбәт кенә укып чыксыннар. Хезмәтен урман белән бәйләгән кешенең күңеле чиста, матур була, дип саныйм мин. Урманнарыбыз бүгенге көндә күңеле чиста, кайгыртучан  кешеләргә бик  мохтаҗ.

Колышчы “әртисләре“

“Камский“ тирәсендә бик күп карендәшләребезне  очраттык. Урманчы һөнәре керәшен күңеленә нык туры килә торган һөнәр икән бит. Күпме җырларыбыз нәкъ менә урманга багышланган. Аларның сүзләре дә, көйләре дә безнең язмышыбызны чагылдыра кебек.

Кара урманның ла уртасында

Карт имәннәр кистем лә күмергә.

Озын гомерләрнең буйларында

Тату булсак иде лә гомергә.

Әлеге юллар -  Мамадыш районы Колышчы авылы һәвәскәрләре җыруыннан. Алар бу фестивальгә “Камский“ хуҗалыгына “группа поддержки“ булып килгәннәр.  Борис Усачевның бармаклары гармун телләре буенча шулай йөгерә, тизлегенә күз иярерлек түгел. Өсләрендә – элеккеге керәшен киемнәре. Мамадышлылар да булсын, министрга керәшенчә бер җыр да җырлап күрсәтмәсен – алай була димени?! Берне генә түгел, дистәләгән көй башкардылар колышчылар. Сәхнә түренә дә менеп җырладылар, “Камскийның“ “Буханка“ машинасы Колышчы урамына килеп кергәнче, юл буена җырлап кайттылар. Борисның бер нотага гына басуы була, хатыны Райка, шунда ук җырны танып, башлап та җибәрә. Аннары Матвеич күтәреп ала, башкалар кушыла. Араларында Палый түти Чебышеваның тавышы аерылып тора. Күңеленнән сытылып-сытылып моң түгелә. Бер ел элек киткән Борис дәдәйне сагына. Алар да, Усачевлар сыман, бер-берләрен ярты нотадан аңлап, бөтен җирдә бергәләп җырлап йөриләр иде бит...

Колышчыда фольклор ансамбле юк, диләр. Ник булмасын? Урманчы ярминкәсе “әртисләрен“ тыңлагач, боларны кая җибәрсәң дә, беренчелекне алып кайтачаклар, башкаларның борыннарына чиртәчәкләр, дигән уй килде күңелгә. Бу ярминкәдә урман – җыруларыбыз – язмышыбыз – бу өч нәрсә бик тыгыз бәйләнгән икәнлеге аермачык күренде.

Казань

На время проведения саммита БРИКС по Казанке запретили передвигаться на судах

Ria.city
Новости Казани

Популярные сегодня товары и услуги с доставкой в Казани и Татарстане

(что, где и как купить сегодня в регионе по интернету)

Проект "Today" (Сегодня в Казани) на портале today.29ru.net совместно с партнёрским сайтом 29ru.net представляет интернет-витрину популярных товарных интернет-предложений, доступных в Казани и других городах Татарстана, востребованных услуг, сервисов, новостных и медиа-продуктов напрямую от правообладателей и официальных компаний-продавцов. Более тысячи предложений в самых различных категориях: интернет-магазины, инфо-товары, финансы и кредитование, развлечения, игры, образование и работа, бесплатное интернет-телевидение и многое-многое другое.

Все самые последние, новые и актуальные гаджеты и товары - в рубрике "Интернет-витрина" и на страницах нашего путеводителя по модным интернет-магазинам одежды, обуви и аксессуаров для всей семьи, где представлены товары на самый различный вкус и кошелёк. Вся палитра брендов, новинок и распродаж в режиме онлайн с удобным поиском и сортировкой как по ассортименту, коллекциям, направлениям и ценам, так и по популярности на сегодняшний день. Настройте свою ленту товаров и смотрите только то, что Вам нравится.



Если Вы хотите добавить сайт с новостями Казани, напишите нам, и мы обязательно включим его в наш каталог, а если Ваш сайт транслирует городские новости в формате RSS, то, при желании, и в нашу ленту новостей.



Проект "Today" - региональные новости без купюр и цензуры. Все самые интересные случаи, события, факты, происшедшие в городе за день - в самой полной ленте городских новостей Казани сегодня. Ежедневно самая свежая и объективная информация из первых рук от местных, региональных и федеральных, известных и не очень первоисточников: сайтов, газет, журналов, обзоров на нашем портале Today.29ru.net. Читайте, комментируйте, критикуйте, возражайте, спрашивайте! Наши новости не оставят Вас равнодушными. Каждый день, каждый час - новости, новости и только новости!

Новостные порталы Казани

Tatobzor.ru

Татобзор.ру (Россия, Татарстан, Казань)

Shubino-video.ru

Татарский видео портал Шубино-Видео (Россия, Татарстан, Казань)

Efir24.tv

"Эфир-24" - Новостной Медиаканал Татарстана (Россия, Татарстан, г. Казань)

Shubino-video.ru

Татарский видео портал Шубино-Видео (Россия, Татарстан, Казань)

Efir24.tv

"Эфир-24" - Новостной Медиаканал Татарстана (Россия, Татарстан, г. Казань)

Проект "Today" (Новости Казани) — обзорный новостной информационный интернет-проект web-группы 29ru.net. Календарь событий, фактов, происшествий за день в Казани и Татарстане. Всё, что случилось, произошло, привлекло внимание и заинтересовало в этот день в режиме online, а также ежедневный почасовой архив российских региональных новостей от Камчатки до Калининграда.



Точка зрения редакции может не совпадать с мнением авторов и публикуемыми авторскими статьями, материалами и комментариями. Мы всегда стараемся объективно представить полярные точки зрения по самым различным вопросам и темам, волнующим общество, и стараемся не ограничивать доступ к ресурсам, соблюдающим общепринятые моральные и законодательные правила и нормы. Для размещения Ваших новостных и публицистических материалов достаточно связаться с нами по контактам mail@29ru.net. Предпочтения отдаются материалам региональной и городской направленности и тематическим обзорам.

Спорт в Татарстане


Новости тенниса


Янник Синнер

Янник Синнер опроверг слухи о своей помолвке


Здоровье в Татарстане


Музыкальные новости
Денис Мацуев

В Новосибирске перенесли три концерта Мацуева из-за его болезни


Новости часа в Казани и Татарстане

Топ-10 новостей в Казани (Татарстан) за сегодня на этот час:

Президент Татарстана Рустам Минниханов

Общество, политика, культура, бизнес

За прошедшую неделю подмосковные росгвардейцы выезжали более 2100 раз по сигналам «Тревога» с охраняемых объектов

Раскрутка Сайта. Раскрутка сайта Москва. SEO раскрутка сайта. Заказать раскрутку сайта. Раскрутка сайта ru.

ТСД SAOTRON RT41 GUN: практичный, производительный, надёжный

Мари Краймбрери, Клава Кока, bearwolf и не только! Like FM устраивает звездный девичник


«Жёлтые» интернет-новости


Происшествия, юмор и курьёзы

Детское радио поддерживает миссию «Заступник»

На время капремонта моста через Вою в Кировской области построили временную переправу

В Санкт-Петербурге арестовали зампреда горкомитета по инвестициям

«Байкал Сервис» снизил тарифы для Братска

Казань на Russian.city
Топ-10 новостей от партнёров: