Мин кайттым
Хөрмәтле укучыларыбыз, Сезгә Әлмәт районы Кәләй авылы шагыйрәсе, Татарстан Язучылар Берлеге члены Зинаида Захарованың "Мин кайттым" хикәясен тәкъдим итәбез.
(Дәвамы. Башы газетаның 16 (308), 17 (309) саннарында)
Шуны гына көтеп торган ана ярсып кычкыра башлады.
– Әйт, нигә әйтмисең, өйләнгән икәнен дә әйт. Балалары бар, – диген. – Мин барысын да беләм, – диде ул күрәзәче Әминәнең сүзләрен исенә төшереп. – Хыянәтче синең әткәң. Нигә алты ел узгач кайтмаган, нигә? Хат язарга ярагандыр бит аңа? “Әткәй” сүзен әйтергә тилмереп үстең бит, улым! Дәү әниеңнең елый-елый күзләре сукырайды. Син аны ничек кичерерсең? Кемгә алыштырган ул безне, сөйлә, улым! Күзләреңнән күрәм, син барын да беләсең, – диде ана һәм ялгышмады.
Рухиянең моңа кадәр әнкәсенең бу кадәр усал чагын күргәне юк иде. Нигә әнкәсе Бәхтияргә шулай ачулана икән? Әткәйнең кайтмый калуында Бәхтиярнең бер гаебе дә юк ич дип, уйлады читтән генә тыңлап торып.
– Белмим, белмим, әнкәй. Гаиләсе юк, булмаган да, – диде Бәхтияр пышылдап диярлек. – Әткәйнең бернинди гаебе юк, аңла, әнкәй, сугыш кына гаепле. Барс-сына ул – г-гаепле, – диде ул тотлыгып. Ялганында тотылган баладай хис итте ул үзен. Әнкәсенә беркайчан да ялган сөйләгәне юк иде аның.
Мәрзыя үзен бик начар хис итте. Берничек тә тынычлана алмады. Бөтен тәне кызыша, кул-аягын көзән җыера. Кан басымы гына түгел, тән температурасы да күтәрелгән. Телен әйләндереп улына каршы сүз әйтерлеге дә калмаган иде аның. Күршедә генә яшәүче фельдшер кыз кереп, тынычландыра торган укол ясауга, Мәрзыя сабый баладай изрәп йокыга китте.
Өйдән бәйрәм төсе качкан иде.
***
Әтисе табылгач, Бәхтияр аңа бик җылы хат язып салды. “Әткәй, синең исәнлегеңне белгәч, яңадан тугандай булдым. Сине бик күрәсем килә. Күрешү мизгелләрен күз алдына китерәм. Әнкәй исән-сау, безнең тәрбиядә яши. Синең кайтуыңны телим һәм көтеп калам”, – диеп язды ул.
Мөнирне хат бик тетрәндерде. Чөнки улы Михаилдан бернинди хөрмәт тә күрмәде. Авырлы чагында хатыны Нина авырып бик озак урында ятты. Бердәнбер уллары – Мишаны да авырлык белән тапты. Шуннан башы алышынып калды хатынның. Бала белән авыру хатынын ташлап китә алмады Мөнир. Ул ташлап китсә аны караучы булмаячак, җүләрләр йортына тапшырасылары көн кебек ачык. Әсирлектән азат ителгәч Мөнирне үлем тырнагыннан Нина гына алып калган иде. Авыруы көчле булды, тире белән сөяктән генә тора иде ул. Мөнир терелер, яшәр дип, берәү дә ышанмаганда, Нина ышанды. Шуңа да хатыны алдында үзен бурычлы итеп тойды. Миша гына никтер бик дорфа, тәртипсез булып үсте. Хатыны Нина үлеп киткәч Мөнирнең туган ягына кайту теләге яңарды. “Дустыннан аерылган җиде ел елар, иленнән аерылган гомер буе елар”, дип борынгылар белми әйтмәгән. Ул гомер буе кендек каны тамган туган авылын, Мәрзыясын оныта алмады. Кичермәс мине Мәрзыя, бик горур иде, дигән уй куркытты аны. Тормышы авыр булса да, шәһәр тормышын яратмаса да түзде. Пенсия акчасына хәзер Миша хуҗа. Килене Валя да Мөнирне артык кашык итеп күрә. Аларга ул кирәкми, акчасы гына кирәк булды. Ашау-эчү дә такы-токы. Бәхтиярдән хат алгач йөрәге урыннынан купты. Кайту теләген белдереп, улына каршы хат язды. Ата белән ул телефон аша да аралаша башладылар.
***
Мәрзыя бик иртә уянды. Күзләрен ачарга куркып кичтән булган хәлләрне күз алдыннан үткәреп ятты. Исән икән, Мөнир, исән. Мәрзыяны йөрәге алдамаган. Шулчак аның бүлмәсенә килене Рухия керде.
– Озакламый эшкә китәм, әнкәй, – диде, песи баласыдай йомшак итеп. Әнкәсенә, гадәттәгечә, хәерле иртәләр теләде. “Хәерле булсын, балам”, – диде карчык берни булмагандай. Килене аңа ятагыннан торырга булышты. Мәрзыя таякларына таянып юыну бүлмәсенә атлады. Улы йортны шәһәрчә булсын, дип тырышты. Бөтен уңайлыклар да бар.
Мәрзыянең уйларын сизгәндәй килене телгә килде.
– Бәхтияр иртәрәк китте, урак өсте бит, эше бик тыгыз, – диде. “Шулайдыр инде”, – диде Мәрзыя, битараф кына. Гүя сүз чит кеше турында бара иде. Үпкәсе зур ахры Бәхтияргә, дип уйлап куйды килене. Берүк рәнҗи генә күрмәсен. Аның бөтен курыкканы да кеше рәнҗеше, ана рәнҗешләре...Мәрзыя юыну бүлмәсеннән чыгуга табын әзер иде. Кайнанасы табынга утырмый диярлек. Үз бүлмәсендә, ятагында ашарга күнеккән. Килене табынга чакыргач, бүген, теләп риза булды.
– Кызым, син миңа дөрес әйтәсең бит, миңа ашауны кысарга кирәк, – диде ана елмаеп.
– Син нәрсә сөйлисең, әнкәй, – дип бүлдерде килене.
– Хәрәкәт юк, күп ашыйм, ярамый болай, – дип дәвам итте карчык сүзен. – Диета, диләрме әле? Диетага утырт син мине, балам. Ризык күп, чамасын белми башладым, – дип шелтәләп куйды үзен. Ашап-эчкәч тә бүлмәсенә керергә ашыкмады. “Бакчага чыгар да мине, килен, эшеңә китәрсең", – диде. Рухия әнкәсен култыклап бакчага чыгарып утыртты. Килене киткәч тагын уйларына чумды Мәрзыя. Бакчадагы матурлыкны күрмәде ул, кошлар тавышын да ишетмәде.
“Кара син аны, исән килеш, бер хәбәр дә җибәрмәгән бит, – дип күңеленнән ирен битәрләде. – Үләр вакыты җитә башлагач туган ягы исенә төшкән, кайтасы килә, имеш. Ул да җитмеш өчен тутырды бит инде. Әйләндереп куйсаң утыз җиде генә. Эх, әйләндереп булса икән...”
Бик булган, чибәр егет иде шул Мөнир. Сыйныфның бөтен кызы гашыйк иде аңа. Ә ул Мәрзыяны сайлады. Мәрзыя улының бөтен сүзен исенә төшереп утырды.
– Әткәй кайтырга тели, – диде бит. – Мине хәзер монда берни дә тотмый, – дип әйткән, ди. Нәрсә тотты икән соң аны моңарчы? Нигә хәзер генә кайтырга уйлаган соң ул?
Ачылмаган серләр күп иде шул Мәрзыяга. “Кайтасы килгәч, кайтсын, каршы төшмим”, – дигән фикергә килде ул, ниһаять.
“Аз кайгыны аш баса, күп кайгыны дус баса”, дигәннәр борынгылар. Мәрзыя һәрчак шатлыгын да, кайгысын да ахирәте белән бүлешә, тизрәк яңалыгын Нуриягә җиткерәсе итте. Таякларына таянып, авырлык белән бүлмәсенә керде. “Болай булмый,аякка басарга кирәк”, – дип уйлады ул. “Иркәләнеп ятам, оятсыз”, – дип үзен ачуланды. Телефон трубкасын алып Нуриясенең номерын җыйды. Күп сөйләп маташмады, ахирәтенең тиз килеп җитүен үтенде. Сере бар икәнен дә әйтергә онытмады.
– Телефоннан сөйләргә ярамый, – диде Мәрзыя, ахирәте түземсезләнеп төпченә, кыбырсый башлагач. Нурия дусты сукмагына үлән үстерми, килми калса Нурия булмый бит ул. Ялгызлыктан туйган ахирәте очып килеп тә җитте. Гәүдәләре җиңел шул аның. Шуңа да кызлар кебек җитез. Нурия килеп керүгә Мәрзыяда үзгәреш сизде.
– Яшәреп киткәнсең син, дустым, – диде ул. – Күзләрең нурланган, балкыгансың.
– Балкырсың, – диде Мәрзия тыныч булырга тырышып. – Минем яңалыктан егылып китә күрмә, утыр, – дип дустына урындык тәкъдим итте.
– Йә, ялыктырма, сөйлә тизрәк, – дип үтенде Нурия.
– Үзем дә кичә генә белдем, Нуриякәем, – дип улы сөйләгәннәрне дустына җиткерде. Әсирлектән соң алты ел туган ягына кайтырга ярамаган, дигән җөмләдән “алты ел” дигән сүзләрне төшереп калдырып сөйләде. Ахирәте катып калды. Ни әйтергә белми торганнан соң:
– Бәхетле син, Мәрзыя, – дип куйды.
– Нинди бәхет турында сөйлисең син, Нурия? – дип Мәрзыя елап та җибәрде. Иреген искә төшереп, Нурия дә елап алды.
– Үзең дә хат язып сал, көтәм, дип яз, – дип киңәш бирде ахирәте. – Синең урында булсам, шулай эшләр идем, – диде ул чын күңелдән. Ике сүзнең берендә: “Бәхетле син, Мәрзыя”, дип кабатлады. Сугышка ләгънәт укыдылар, елларга, илгә тынычлык теләделәр. Бераз чәйләп алгач Нурия китәргә җыена башлады.
– Массажист кыз килергә тиеш, кайтырга кирәк, – диде ул. Массаж сүзен ишетүгә Мәрзыя яктырып китте.
– Мин дә ясатыр идем, вакыты булса миңа да килсен, – диде ул.
– Бик рәхәтләнеп килер. Авылыгызда массаж алырга теләүче юкмы? – дип кызыксынган да иде, – диде дусты. Нурия китеп озак та үтмәде, төшкә килене кайтты. Киленен дүрт күз белән көткән Мәрзыя:
– Нурия апаң килгән иде. Район үзәгеннән аңа массажист кыз йөри икән. Мин дә чакырдым, – диде дә, ни әйтерсең, дигәндәй килененә карады.
– Бик яхшы булыр, әнкәй, аркаңа гына түгел, аяк-кулларыңа да ясасын иде, – диде килене. – Күптән кирәк иде, – дип өстәп тә куйды.
Яңа гына табын яныннан тордым, диеп төшке ашны ашамады Мәрзыя. Шулай булса да, килене янында аш бүлмәсендә утырды.
– Кызым, аякка басарга кирәк, болай ятып булмый. Күрше Абдулла хатынын күр әле, миннән биш яшькә олырак ич ул. Эшләмәгән эше юк, балаларының тормышларын алашадай җигелеп тарта. Килене сак кына:
– Нишләсен соң, Маһинур әби, улы пүтсез булгач. Тапкансың, әнкәй, кызыгыр кеше, – дип куйды.
Мәрзыя аппетитым юк, дигән булып кичке ашка да чыкмады. Балалары ашарга кат-кат чакырсалар да, ашап яткач йоклап булмый, дип зарланып куйган булды.
– Иртәгә кәбестә шулпасы пешерергә кирәк, кызым, мин кәбестә яратам, – диде Мәрзия.
Әби, чынлап та, диетага утырды. Камыр ризыкларын, тәм-томнарны авызына да алмады. Яшелчәләргә басым ясады. Ун көн буе Мәрзыя янына массажист кыз килеп йөрде. Аяк-кулларына, аркасына массаж ясады. Яшь кыз булса да, куллары бик көчле булып чыкты. Массаж
алулары бик авыр булды әбигә. Авыртуына тешен кысып булса да түзде ул. Нәтиҗәсе дә булды – ул таякларын ташлады. Гәүдәләре җыелды, матурайды. Килененнән җыерчык бетерә торган кремнар кайтартты. Көн саен иртән торып юынып ала да, озаклап көзге каршында утыра. Крем сөртеп битендәге җыерчыкларын сыпыра. Битендәге тирән буразналарны крем бетерә алса, могҗиза булыр иде. Юк шул, әле андый кремны уйлап тапмаганнар. Шулай уйлый да, елмаеп куя ул. Килене белән улы базардан ак ефәк яулык, ялтыравыклы түфли, күз явын алып тора торган ак җирлектә ал чәчкәле күлмәк тә алып кайтып бирделәр. “Кышкы пәлтәң дә искергән, тун алырга кирәк, мамык шәлең дә юкарган”, – диде килене. Бу сүзләргә бик сөенсә дә:
– Аларны киеп кая гына барырмын икән, кызым? – дип куйган булды Мәрзыя.
Әби чынлап та бик үзгәрде. Иртән торуга зарядка ясый. Массажист күрсәткән бер генә биремне дә калдырмый. Юынып-киенеп куя да, ирен көтә башлый. Кайтмыймы икән, дип койма ярыгыннан карап йөри. Менә ишек ачылыр да, Мөнире килеп керер төсле тоела аңа. Озын буйлы, кара бөдрә чәчле, чибәр, типсә тимер өзәрлек, яшь Мөнирне көтә күңеле.
(Дәвамы бар.)