Добавить новость
 
Горячие новости часа
Сегодня в Казани

Новости Казани — календарь событий, фактов, происшествий за день

Сегодня 7 октября 2024 года
Не в Казани?
Новости сегодня на 29ru.net

Новости от партнёров


Добавь свою новость бесплатно - здесь

Другие новости сегодня

Новости сегодня от Adwile

Сагыну һәм юксыну [+фото]

Сагыну һәм юксыну [+фото]

Вакыт бик  тиз   үтә. Язучы-публицист,  журна­листларның Х.Ямашев исе­мен­дәге премиясе лауреаты, “Бәллүр каләм” иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 28 ел “Саба таңнары”  газетасы мөхәррире булган Тәлгат Самат  улы Нәҗмиевның вафатына да  бер ел тулды.

Зур  иҗат планнары  корып  яшәгәндә, былтыр 4 октябрьдә – Изге  корбан  гаете көнендә арабыздан  китеп барды   ул. Аны соңгы юлга озатканда, табигать тә күңелсезләнеп калган,   күк йөзен аксыл-кара болытлар каплаган  иде.   Тәлгат Нәҗмиев 64 яшендә  арабыздан китеп баруы белән күпләрнең  күңелен тетрәтте. Гомерләренең   кө­зенә  җитмичә,  якты  дөнья белән хушлашты  ул, инде  сагынырга  гына  калды.
  Тәлгат Нәҗмиев гаять жор, киң   күңелле, аралашучан, эрудит шәхес  иде, аның иге­лекләре шактыйларга ти­де. Савап­лы эшләре турында  күпләр сәгатьләп сөйли ала, чөнки барысы өчен дә  якын булды.  Гозер белән  килүчеләрне тыңлый белде, иҗат кешеләренә кулыннан килгәнчә булышты. Холкы шундый иде: иҗат дип яшәде,  кеше  язмышын йөрәге аша үткәреп, шәхси шатлыгы  яки кайгысы итеп кабул итә белгән  шәхес булды. Янып яшәде Тәлгат Самат  улы, эшләп яшәде! Гомере дә үкенечле булмады.
 Күпләрне үзенең  китапларына  керткән язучының исеме халык  күңелендә  яшәячәгенә шикләнмәскә мөмкин. Хезмәт юлы башланган Шәмәрдән китапханәсе аның исемен  йөртә хәзер.
Тәлгат Нәҗмиевны искә  алуны  аның  басылып чыкканын үзенә  күрергә насыйп булмаган “Саба:  елмаюлы тарих-2”  китабыннан өзекләр бирү белән дәвам итәбез.

Остаз

1961 елдан ук СССР Язучылар берлеге әгъзасы, бөтен гомерен район газетасына багышлаган, 1944-1954 елларда “Колхоз байрагы” газетасы мөхәррире, аннары 26 ел җаваплы сәркатип булган Газиз ага Нәбиуллинга (исән булса), 2010 елда 90 яшь туласы иде. Ул, балалар язучысы буларак, татар әдәбияты тарихында лаек урын алды. Аның “Безнең авыл балалары”, “Энем турында шигырьләр”, “Пьесалар”, “Яшел эстафета”, “Үрләрем”, “Тын елга җыры” дигән китаплары бүген дә яратылып укыла. Поэзиядән тыш проза һәм драматургия жанрында да эшләде. Газиз ага 66 яшендә яман чирдән вафат булды. Сырхауханәдән кайтарылгач, тәм-томнар алып өенә бардык.

– Газиз абый, берәр теләгән әйберең юкмы? – дип сорады мөхәррир урынбасары Сәвия апа Гайнетдинова.

– Нишләп булмасын инде?

Әңгәмәгә  Мәрфуга апа кушылды:

– Юк, юк, врачлар ярамый диде...

– Андый сүз булмады бит... – дип нокта куйды Газиз ага.

Үз хәлен үзе белгәндер инде, бичаракай. Без саубуллашып китә башлагач, ике генә сүз әйтте.

– Хуш иттек.

Газиз ага Нәбиуллин бик туры сүзле иде. Мин, мөхәррир булып эшли башлагач, тексттагы “перспектива” сүзен бер хәрефкә арттырып, “переспектива” дип язып керткәнмен. Газиз абый янында утыручы машинистка Фәния Вәли кызы:

– Тәлгат Саматович, бу сүз бер генә “е” белән языла бит, - дип куймасынмы!

Шуннан  Газиз абый:

– Андый гына хаталарны син үзең белеп төзәтергә тиеш инде, – дип, оялтып куйды “ямь-яшел” мөхәррирне.

...Бервакыт мөхәррир Хөснулла ага Шәфиуллин бүлмәсендә планлаштыру бара икән. Сүз артыннан сүз чыгып, әдәби хезмәткәр Рафаэль Гали улы җаваплы сәркатип Газиз аганың акчаны аз язуыннан зарланып куйган. Шуннан соң гонорар билгеләүче өр-яңа тәкъдим керткән.

– Гонорар язуны Мөхәммә­диевның үзенә кушыйк. Бу арада бармакка бармак та сукканы юк. Ике кулына бер эш булыр!

Әлеге вакыйгадан соң озак та үтми, Рафаэль Мөхәммәдиев “күтәрелә” – эшкә райкомга күчерелә. Иртән Газиз абый, газетаның тәрҗемә буенча ул вакыттагы урынбасары Мидхәт Шәйхиев белән редакциягә таба баралар икән. Болар каршына тыкрыктан Рафаэль Мөхәммәдиев та килеп чыккан.

– Кая барасың? – дип сорый Газиз Набиуллович, райком бинасына якынлашкач.

– Эшкә.

– Бу йортта да эшлиләрмени? – дип куйган шуннан соң остаз.

 

Яшьлек элексиры

Бөек шагыйребез мунчаны юкка гына телгә алмагандыр. Яшьлек элексиры, мең төрле чирдән дәва диләр бит аны. “Парны күбрәк бирегез һәм мин теләсә кайсы авырудан дәваланачакмын”, –дия торган булган борынгы грек табибы Гиппократ та. Гомумән, урманны каенсыз, авылны мунчасыз күз алдына китереп булмый. Хәзер аның сауна дигәннәре дә җитәрлек. Рәхәтләнеп чабына-чабына, чәйли-чәйли, мәйли-мәйли, телевизор карый-карый юынасың. Соңгы елларда без бала вакытта корымга буялып чыга торган кара мунчаны да мактый башладылар. Шуның әче һавасы сулыш юлларына, үпкәгә бик файдалы икән. Үземнең дә соңгы елларда бер тапкыр кергәнем булды. Чиста, бик затлы мунча иде ул. Теге чордагы кебек корым йокмый, стеналары сап-сары. Ул вакытта Иванов ысулы белән салкын су коена идем. Бик шәпләп чабындым да “кара” мунчада, ишегалдында бәкегә чумдым, “морж” кебек. Бик аптырадылар инде зур кунаклар. Әгәр дә салкын су белән дәваланган вакытың булмаса, керерсең, пычагым, бозлы бәкегә! Кыскасы, кыланмаган калмады инде.

Әмма барыбер гади авыл мунчасына җитми, җәмәгать. Төрле үләннәр кушылып ясалган хуш исле миллек белән җайлап кына селтәнеп, кан йөрешен яхшыртасың, аннары чәчеңне “Бәкер”дән алып кайткан мацеста белән юып җибәрәсең дә яхшылап гади мунчала белән тәнеңне юасың… Җәннәт инде менә!

Әмма мунчаның ләззәтен бөтен кеше дә аңлап бетерә дип белмим. Менә безнең Казанда Хәйдәр исемле бер танышыбыз бар. Ул: “Мунчаны иң ялкау, ата хөрәсәннәр генә керә”, – дигәч, барыбыз да аптырап калдык бу “яңалыкка”. “Кашынырга ирен­гәннәр”, – дип тә өстәде аннары.

 

Кәнәфер бөртеге

Район хуҗаларына керер алдыннан кәнәфер бөртеге чәйнәү гадәте дә бар иде. Ис китерми, янәсе. Үзебез дә чәйнәләштергәләдек инде аны. Яшерен-батырын тү­гел. Җитәкчеңнең кайчан чакырасын белеп буламыни!

КПСС райкомының беренче сек­ретаре Үзбәк Закиров райондагы бик тә дәрәҗәле, ышанычлы, эчү буенча яман аты чыкмаган бер җитәкчене үз бүлмәсенә чакырып ала да, партия поручениеләре бирә башлый. Теге онытылмасын дип, язып алырга тели һәм кесәсеннән блокнотын чыгара. Шул мизгелдә һич көтелмәгән хәл була: блокнот эченә эләккән тукмак башлы канәфер бөртеге бюро өстәленә шапылдап килеп төшә. Болай да шомлы кабинетта тынлык урнаша. Беренче белән “сөйкемле җитәкченең” күзләре очраша.

Тынлыкны бозып, Үзбәк Садыйкович болай ди:

– Хөрмәтлем, син дә шул юлга бастыңмыни инде, ә?!

 

Туктарга!

Һәр төбәктә уелып калган нин­дидер бер мәзәк хәл була. Арташ ягында, мәсәлән, укыту­чылар коллективы куйган “Әстәгъ­фирулла” спектакле бе­лән бәйле вакыйганы олысы да, кечесе дә белә.

Югарыда исемләнгән “Әстәгъ­рифулла” спектаклен күрше-тирә авылларда уңышлы гына куеп йөргәндә, мәктәп директоры әлеге мәдәни чара укытуның сыйфатын төшерә дип уйлап, педсовет җыя һәм: “Тәмле әйбер күп булмый, хәзергә җитеп торыр, туктарга кирәк, туктарга! – ди.

Әмма инде Туктар дигән борынгы авылга (элекке исеме Иске Саба) белдерү куелган була. Арташ артистлары, директор белеп тормас әле дип, юлга кузгалалар.

Белмиме соң! Сәгате-минуты белән җиткерәләр. Икенче көнне тагын җыелыш. Шунда бер укытучы болай ди: “Мөхтәрәм Мөхәммәтнур Әгъләмҗанович, без инде ул “Әстәгъфирулла”ны башка уйнамаска уйлаган идек. Кичә үзегез:  “Туктарга!” – дип каты итеп әйткәч, сезнең сүз аяк астына төшмәсен дип кенә Туктар авылына барып кайттык...”

 

Кечкенәдән өйрәнелгән

Беренче сыйныфта укучы Фә­ритнең кесәсеннән бер кап шырпы һәм берничә тәмәке төпчеге табып алалар.

– Ни хәл бу? Нинди оятсызлык? – дип ачулана башлыйлар.

 Фәрит бераз башын аска иеп, борынын тартып куя да:

– Кечкенәдән өйрәнелгән инде. Хәзер генә ташлап булмый аны, - дип, барысын да шаккатыра.


 

Казань

Путин и Эрдоган проведут отдельную встречу во время саммита БРИКС в Казани

Ria.city
Новости Казани

Популярные сегодня товары и услуги с доставкой в Казани и Татарстане

(что, где и как купить сегодня в регионе по интернету)

Проект "Today" (Сегодня в Казани) на портале today.29ru.net совместно с партнёрским сайтом 29ru.net представляет интернет-витрину популярных товарных интернет-предложений, доступных в Казани и других городах Татарстана, востребованных услуг, сервисов, новостных и медиа-продуктов напрямую от правообладателей и официальных компаний-продавцов. Более тысячи предложений в самых различных категориях: интернет-магазины, инфо-товары, финансы и кредитование, развлечения, игры, образование и работа, бесплатное интернет-телевидение и многое-многое другое.

Все самые последние, новые и актуальные гаджеты и товары - в рубрике "Интернет-витрина" и на страницах нашего путеводителя по модным интернет-магазинам одежды, обуви и аксессуаров для всей семьи, где представлены товары на самый различный вкус и кошелёк. Вся палитра брендов, новинок и распродаж в режиме онлайн с удобным поиском и сортировкой как по ассортименту, коллекциям, направлениям и ценам, так и по популярности на сегодняшний день. Настройте свою ленту товаров и смотрите только то, что Вам нравится.



Если Вы хотите добавить сайт с новостями Казани, напишите нам, и мы обязательно включим его в наш каталог, а если Ваш сайт транслирует городские новости в формате RSS, то, при желании, и в нашу ленту новостей.



Проект "Today" - региональные новости без купюр и цензуры. Все самые интересные случаи, события, факты, происшедшие в городе за день - в самой полной ленте городских новостей Казани сегодня. Ежедневно самая свежая и объективная информация из первых рук от местных, региональных и федеральных, известных и не очень первоисточников: сайтов, газет, журналов, обзоров на нашем портале Today.29ru.net. Читайте, комментируйте, критикуйте, возражайте, спрашивайте! Наши новости не оставят Вас равнодушными. Каждый день, каждый час - новости, новости и только новости!

Новостные порталы Казани

Tatobzor.ru

Татобзор.ру (Россия, Татарстан, Казань)

Shubino-video.ru

Татарский видео портал Шубино-Видео (Россия, Татарстан, Казань)

Efir24.tv

"Эфир-24" - Новостной Медиаканал Татарстана (Россия, Татарстан, г. Казань)

Shubino-video.ru

Татарский видео портал Шубино-Видео (Россия, Татарстан, Казань)

Efir24.tv

"Эфир-24" - Новостной Медиаканал Татарстана (Россия, Татарстан, г. Казань)

Проект "Today" (Новости Казани) — обзорный новостной информационный интернет-проект web-группы 29ru.net. Календарь событий, фактов, происшествий за день в Казани и Татарстане. Всё, что случилось, произошло, привлекло внимание и заинтересовало в этот день в режиме online, а также ежедневный почасовой архив российских региональных новостей от Камчатки до Калининграда.



Точка зрения редакции может не совпадать с мнением авторов и публикуемыми авторскими статьями, материалами и комментариями. Мы всегда стараемся объективно представить полярные точки зрения по самым различным вопросам и темам, волнующим общество, и стараемся не ограничивать доступ к ресурсам, соблюдающим общепринятые моральные и законодательные правила и нормы. Для размещения Ваших новостных и публицистических материалов достаточно связаться с нами по контактам mail@29ru.net. Предпочтения отдаются материалам региональной и городской направленности и тематическим обзорам.

Спорт в Татарстане


Новости тенниса


WTA

Елену Рыбакину официально обошли в топ-5 рейтинга WTA


Здоровье в Татарстане


Музыкальные новости
Большой театр

Большой театр начал продавать именные билеты для предотвращения спекуляции


Новости часа в Казани и Татарстане

Топ-10 новостей в Казани (Татарстан) за сегодня на этот час:

Президент Татарстана Рустам Минниханов

Общество, политика, культура, бизнес

Выставка «Павка Корчагин — герой Поднебесной»

Уфа готовится принять гостей форума «Россия – спортивная держава»

Релиз трека. Релиз новой песни. Релиз сингла. Релиз Музыкального альбома.

Виктория Чертина и Евгения Вершинина выступили в рамках конгресса «Новые правила роста»


«Жёлтые» интернет-новости


Происшествия, юмор и курьёзы

Мыс Кырсай

Виктория Чертина и Евгения Вершинина выступили в рамках конгресса «Новые правила роста»

Арестован экс-депутат Тверской гордумы за посредничество во взятке

Бывший возлюбленный зарезал сотрудницу салона сотовой связи

Казань на Russian.city
Топ-10 новостей от партнёров: