Ноябрьдә өстәмә ял көннәре
![Ноябрьдә өстәмә ял көннәре](http://www.saby-rt.ru//media/k2/items/cache/cbb6bd4cc1067a885843b86945e4cf3f_S.jpg)
4 һәм 6 ноябрь көннәре Татарстан Республикасында рәсми рәвештә эшләми торган бәйрәмчә ял көннәре дип игълан ителә.
3 һәм 5 ноябрьдә исә, бәйрәм алды көннәре булганлыктан, эш сәгатьләре бер сәгатькә кими.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, 4-нче ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Шулай ук Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында”гы Законы нигезендә, 6-нчы ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Әлеге көн шулай ук эшләми торган бәйрәм көне булып санала, дип искә төшерә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.