"Баджатж" автомобилендә йөрисең киләме
![](http://www.saby-rt.ru//media/k2/items/cache/bf0c0c549b9a5633f7525d2eec3af377_S.jpg)
Бик тиздән нәкъ шулай булачак. Һиндстанның “Баджатж Авто” компаниясе Россия базарына әнә шул бәядән шул исемдәге автомобиль чыгарырга җыена. Бу – дөньяда иң арзан автомобиль.
Ул яз көне сатуга чыгачак, ә кыш көне Россия юлларында сынала. Безнең илдә ул квадрацикл буларак сатылачак. Чөнки машинаның арткы өлешендә урнашкан бер цилиндрлы двигательгә ия. Ул 70 км/сәгать тизлек белән чабарга сәләтле.