Юл фаҗигасендә өч кешенең гомере өзелгән
![Юл фаҗигасендә өч кешенең гомере өзелгән](http://www.saby-rt.ru//media/k2/items/cache/780a5575c221e2fad1daee39702c9f1c_S.jpg)
Кичә, 21 сентябрьдә, 13:30 сәгатьтә М-7 "Волга" трассасында (Питрәч районы биләмәсендә) коточкыч юл-транспорт һәлакәте булуы хакында хәбәр ителгән иде. Һәлакәттә өч кешенең гомере өзелүе хакында хәбәр ителде.
Әлеге юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәрләр социаль челтәрләр аша бик тиз таралып өлгерде. Беренчел фаразларга караганда, фаҗигале хәл ВАЗ-2110 машинасы йөртүчесенең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы аркасында килеп чыккан, диелә. Ул идарәне югалтып, каршы як полосага очып чыгып, "LADA Largus" машинасына, аннары юл уңаена баручы йөк машиансы – "FOTON"га килеп "сылана". Һәлакәт аркасында ВАЗ-2110 машинасы урталай өзелә. Аның йөртүчесе һәм пассажиры, шулай ук "LADA Largus"ның йөртүчесе урында ук җан бирә. "Ларгуса"ның пассажиры хастаханәгә озатыла.
Һәлакәтне күрүчеләр әйтүенчә, ВАЗ-2110 машинасы йөртүчесе белән пассажиры машинадан очып чыккан, берсенең башына кадәр өзелгән.
Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз...