Арумы, туганый
![Арумы, туганый](http://www.tuganaylar.ru//media/k2/items/cache/b276e78805e8a73c6acaf606900864fe_S.jpg)
Чистай
Халкыбызның милли мәдәниятен өйрәнү, саклап калу, үстерү, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен яңадан торгызу максаты белән, Чистай районында октябрь ае керәшен мәдәнияте айлыгы дип игълан ителгән.
Айлык барышында мәктәпләрдә, мәдәният йортларында керәшен сәнгатенә багышланган күргәзмәләр, бай эчтәлекле мастер-класслар, керәшен фольклор коллективларының сәхнәләштерелгән йола күренешләре, концертлары уза. Бу чарада күбрәк авыллар катнаша, барысы да үзләренең гореф-гадәтләрен, тарихи байлыкларын күрсәтергә ашыга. Октябрь аеның соңгы числоларында шәһәр һәм авылларны барысын бергә җыеп йомгаклау кичәсе үткәрәчәкбез, дип сөйләде Чистай районы керәшен оешмасы җитәкчесе Лидия Андреева.