Вируска каршы ароматерапия
![Вируска каршы ароматерапия](http://www.saby-rt.ru//media/k2/items/cache/2b25c77c372b8cbea65f8983c63a2b6f_S.jpg)
Авыруларны дәвалауга караганда, кисәтү җиңелрәк. Бу бигрәк тә салкын тиюдән барлыкка килә торган авыруларга, гриппка кагыла. Шуңа кюрә, суыклар башлану белән Югары Утар балалар йорты-интернатында психолог Г.Садыйкова профилактика чараларына зур игътибар бирә. Вируслы чирләргә каршы ароматерапия ярдәмендә көрәшә. Шушы максаттан эфир майлары: эвкалипт, лаванда, бергамот куллана. Балалар сенсор бүлмәсендә көн саен эфир майлары парларын сулыйлар, организмнарын вирусларын арындыралар. Ароматерапия табиб-педиатр рөхсәте белән кулланыла. Әлеге ысул балаларның психик халәтен нормальләштерү сәләтенә дә ия. Интернатта тәрбияләнүчеләргә арматерапия бик ошый, аларның йогышлы авырулары белән авырып китү очраклары кими бара.