Горячие новости часа
Сегодня в Казани

Новости Казани — календарь событий, фактов, происшествий за день

Сегодня 27 сентября 2024 года
Не в Казани?

Новости сегодня на 29ru.net

Новости от партнёров


Добавь свою новость бесплатно - здесь

Другие новости сегодня

Новости сегодня от Adwile

Саба районының рейтингы төшкән

Саба районының рейтингы төшкән

Билгеле булганча, Татарстанның Икътисад министрлыгы ай саен районнарның социаль-икътисади үсеш буенча рейтингын әзерли. Шушы көннәрдә алар халык игътибарына муниципаль берәмлекләрнең 2015 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән гомуми рейтингын тәкъдим итте.


Татарстанның социаль-икътисади үсеше нәкъ менә муниципаль берәмлекләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйләнгән. Өстәвенә, соңгы елларда республика җитәкчелеге районнарны камилләштерүгә аеруча зур игътибар бирә башлады. Муниципалитетларда сәнәгать парклары булдыру, Чаллы һәм Яшел Үзән районнарына алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре дигән статус бирү, Кама артында “Иннокам” инновацион үзәген булдыру – болар барысы да нәкъ менә район җирлекләрен үстерү, камилләштерүгә юнәлтелгән эшчәнлек.

Әлеге рейтинг исә районнарның үсеш дәрәҗәсен билгеләргә, актуаль проблемалар белән танышырга, бу мәсьәләләрне хәл итү буенча оператив карарлар кабул итәргә ярдәм итә. Бу – муниципаль берәмлек җитәкчеләренең үзләре өчен дә стимул. Аларга рейтинг белән танышып, үзләрен башка районнар белән чагыштырып карау өчен менә дигән мөмкинлек туа.

Рейтингны әзерләүчеләр нинди күсәткечләргә таяна соң? Беренче чиратта, әлбәттә, төп капиталга инвестицияләр күләме, гамәлгә кертелгән торак саны, салым һәм салым булмаган керем күләме күздә тотыла. Районда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләме дә зур роль уйный, билгеле. Шул ук вакытта хезмәт хаклары һәм эшсезлек дәрәҗәсе дә игътибардан читтә калмый.

Беренче урында кемнәр?

Ә хәзер 2015 елгы рейтинг нәтиҗәләренә тәфсилләбрәк тукталыйк. Әлеге гомуми исемлектә беренче урынны – Казан шәһәре, икенче урынны – Әлмәт районы, ә өченче урынны – Түбән Кама районы яулаган. Беренче ике урын әллә ни шаккаттырмый, чөнки 2014 елгы рейтингта аларның позицияләре шундый ук булган. Ә менә Түбән Кама районының баштагы өчлеккә беренче мәртәбә генә “эләгүе” әле. 2013 елда ул Тукай районын артта калдырып, дүртенче урынга чыккан булган. 2015 елда исә Лаеш районын уздырып, өченче урынга күтәрелгән.

Әйтергә кирәк, бу – көтелмәгән хәл түгел. Узган ел ТАИФ һәм ТАНЕКО предприятиеләрендә ачылган яңа заводлар районга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме артуга китергән. Бу күрсәткеч бер ел эчендә 96,4 миллиард сумнан 131 миллиард сумга кадәр җиткән. Әле алай гына да түгел, биредә нефть эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Бу район үсешенә шулай ук уңай йогынты ясамый калмый. Гомумән, нефтькә бәя төшү һәм долларга бәя күтәрелү кебек күренешләр нефть эшкәртү белән шөгыльләнүчеләргә, киресенчә, яхшыга гына.

2015 елда аеруча зур уңышларга ирешкән районнарга килгәндә, болар – Әлки һәм Мамадыш. Әлки районы ел азагында кинәт кенә зур үсеш кичергән һәм рейтингта 9 позициягә югары күтәрелгән. Ә Мамадышның исә 8 юлга югарырак менгәнлеге мәгълүм.

- Әлеге районнарда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләме арткан. Төп капиталга инвестицияләр күләме дә үскән. Ә менә эшсезлек күләменең исә, киресенчә, кимегәнлеге билгеле. Торак йортларның гомуми мәйданы да артканнан-арта, - дип аңлаталар Татарстанның Икътисад министрлыгында.

Чистай (+10), Кайбыч (+9) һәм Югары Ослан (+8) районнары да 2014 ел белән чагыштырганда, шактый гына яхшы нәтиҗә күрсәткән. Биредә төп капиталга инвестицияләр күләме дә арткан, торакның гомуми мәйданы да күбәйгән.

Спас, Балык Бистәсе һәм Тәтеш “арттан сөйрәлә”

Аеруча “артта калган” районнарга килгәндә, болар – Минзәлә һәм Саба муниципаль берәмлекләре. 2015 ел дәвамында алар яхшы гына эшләгән. Ә менә декабрь аенда аларның рейтингтагы позицияләре кинәт кенә 8 пунктка кимегән.

- Әлеге районнарда эшсезләр саны арткан. Торак йортларның гомуми мәйданы да кими. Төп капиталга инвестицияләр күләме дә сөендерми, - дип аңлаталар җаваплы идарәчелектә.

2014 ел белән чагыштырганда, аеруча аска тәгәрәгән муниципаль берәмлекләр исә – Чаллы (-6), Алабуга (-8), Биектау (-10), Кама Тамагы (-9) һәм Алексеевск (-7). Чаллы һәм Алабуганың үсеш темплары акрынаю аңлашыла. Ник дигәндә, илдәге катлаулы икътисади вәзгыять машина төзелеше тармагына шактый тискәре йогынты ясады. Ә мегә калган районнарның ни өчен шул дәрәҗәдә “аска тәгәрәүләре” сер булып кала.

Гомуми рейтингта соңгы урыннарга урнашкан районнарның эшчәнлеге аеруча зур сорау тудыра. Исемлектә “арттан беренче” урынны яулаган район – Спас. Балык Бистәсе һәм Тәтеш районнары да рейтингта иң соңгы урыннарны алып тора.

Фикер:

Марат Галеев, Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары:

Миңа калса, әлеге рейтинг күпмедер дәрәҗәдә кешенең теге яки бу вәзгыятькә карата шәхси мөнәсәбәтен ассызыклап күрсәтә. Биредәге күрсәткечләр тырышлыкка бәйле. Катлаулы хәлдән чыгу юлын эзләүчеләр, инициатива күрсәтүчеләр авырлыкларны тизрәк җиңә. Шулай да, кризисны һәр төбәк төрлечә кичерә. Мәсәлән, машина төзелеше тармагында югалтулар шактый күп. Ә нефть һәм химия өлкәсе исә, киресенчә, үсеш күрсәтә. Импорттан баш тарту өстендә эшләүчеләр дә шактый гына уңышларга ирешергә мөмкин.

 

Татарстан Республикасы муниципаль район һәм шәһәр округларының социаль-икътисади үсеш рейтингы (2015 ел)
  Муниципаль район (шәһәр) 2014 ел белән чагыштырганда
1 Казан -
2 Әлмәт -
3 Түбән Кама 1
4 Лаеш -1
5 Тукай -
6 Югары Ослан 8
7 Яңа Чишмә 1
8 Лениногорск 1
9 Азнакай 2
10 Питрәч -
11 Нурлат 2
12 Чирмешән 6
13 Яр Чаллы -6
14 Алабуга -8
15 Бөгелмә 2
16 Менделеевск 5
17 Зәй 6
18 Сарман 7
19 Актаныш -3
20 Яшел Үзән -5
21 Баулы -2
22 Биектау -10
23 Буа -3
24 Чистай 10
25 Апас 1
26 Теләче -2
27 Чүпрәле -5
28 Әлки 1
29 Ютазы -2
30 Кайбыч 9
31 Әгерҗе -1
32 Минзәлә -1
33 Саба -1
34 Аксубай 3
35 Әтнә 1
36 Мамадыш -3
37 Кама Тамагы -9
38 Арча -
39 Мөслим 1
40 Балтач 3
41 Кукмара  
42 Алексеевск -7
43 Тәтеш 1
44 Балык Бистәсе -2
45 Спасс -

 


Рәмзия ЗАКИРОВА

 

Интертат.ру

Казань

В Подмосковье водитель, ездивший со скоростью 300 км/ч, врезался в фуру

Ria.city


Новости Казани


Популярные сегодня товары и услуги с доставкой в Казани и Татарстане

(что, где и как купить сегодня в регионе по интернету)

Проект "Today" (Сегодня в Казани) на портале today.29ru.net совместно с партнёрским сайтом 29ru.net представляет интернет-витрину популярных товарных интернет-предложений, доступных в Казани и других городах Татарстана, востребованных услуг, сервисов, новостных и медиа-продуктов напрямую от правообладателей и официальных компаний-продавцов. Более тысячи предложений в самых различных категориях: интернет-магазины, инфо-товары, финансы и кредитование, развлечения, игры, образование и работа, бесплатное интернет-телевидение и многое-многое другое.

Все самые последние, новые и актуальные гаджеты и товары - в рубрике "Интернет-витрина" и на страницах нашего путеводителя по модным интернет-магазинам одежды, обуви и аксессуаров для всей семьи, где представлены товары на самый различный вкус и кошелёк. Вся палитра брендов, новинок и распродаж в режиме онлайн с удобным поиском и сортировкой как по ассортименту, коллекциям, направлениям и ценам, так и по популярности на сегодняшний день. Настройте свою ленту товаров и смотрите только то, что Вам нравится.



Если Вы хотите добавить сайт с новостями Казани, напишите нам, и мы обязательно включим его в наш каталог, а если Ваш сайт транслирует городские новости в формате RSS, то, при желании, и в нашу ленту новостей.



Проект "Today" - региональные новости без купюр и цензуры. Все самые интересные случаи, события, факты, происшедшие в городе за день - в самой полной ленте городских новостей Казани сегодня. Ежедневно самая свежая и объективная информация из первых рук от местных, региональных и федеральных, известных и не очень первоисточников: сайтов, газет, журналов, обзоров на нашем портале Today.29ru.net. Читайте, комментируйте, критикуйте, возражайте, спрашивайте! Наши новости не оставят Вас равнодушными. Каждый день, каждый час - новости, новости и только новости!

Новостные порталы Казани

Tatobzor.ru

Татобзор.ру (Россия, Татарстан, Казань)

Shubino-video.ru

Татарский видео портал Шубино-Видео (Россия, Татарстан, Казань)

Efir24.tv

"Эфир-24" - Новостной Медиаканал Татарстана (Россия, Татарстан, г. Казань)

Shubino-video.ru

Татарский видео портал Шубино-Видео (Россия, Татарстан, Казань)

Efir24.tv

"Эфир-24" - Новостной Медиаканал Татарстана (Россия, Татарстан, г. Казань)

Проект "Today" (Новости Казани) — обзорный новостной информационный интернет-проект web-группы 29ru.net. Календарь событий, фактов, происшествий за день в Казани и Татарстане. Всё, что случилось, произошло, привлекло внимание и заинтересовало в этот день в режиме online, а также ежедневный почасовой архив российских региональных новостей от Камчатки до Калининграда.



Точка зрения редакции может не совпадать с мнением авторов и публикуемыми авторскими статьями, материалами и комментариями. Мы всегда стараемся объективно представить полярные точки зрения по самым различным вопросам и темам, волнующим общество, и стараемся не ограничивать доступ к ресурсам, соблюдающим общепринятые моральные и законодательные правила и нормы. Для размещения Ваших новостных и публицистических материалов достаточно связаться с нами по контактам mail@29ru.net. Предпочтения отдаются материалам региональной и городской направленности и тематическим обзорам.

Спорт в Татарстане


Новости тенниса


Хуберт Хуркач

Хуркач пожертвует по €100 за каждый эйс пострадавшим от наводнения


Здоровье в Татарстане


Музыкальные новости
Игорь Бутман

Бутман провел открытый урок в музыкальной школе им. Дунаевского в рамках проекта «Звездный час»


Новости часа в Казани и Татарстане

Топ-10 новостей в Казани (Татарстан) за сегодня на этот час:

Президент Татарстана Рустам Минниханов

Общество, политика, культура, бизнес

Можно ли перевестись из одной автошколы в другую в процессе обучения?

Обзор известных приложений, созданных на iOS

Агния Кузнецова в шоу «Вкусно с Анфисой Чеховой» рассказала, как убедила Балабанова взять на роль её однокурсника

В Москве ежегодно состоялся юбилейный, всероссийский, патриотический гала-концерт «Проза и поэзия» «Россия - семья семей»


«Жёлтые» интернет-новости


Происшествия, юмор и курьёзы

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Социальный фонд выплатит остатки материнского капитала менее 10 тысяч рублей

Обзор известных приложений, созданных на iOS

В Екатеринбурге показали, как будет выглядеть обновленный сквер Бориса Рыжего

В Москве ежегодно состоялся юбилейный, всероссийский, патриотический гала-концерт «Проза и поэзия» «Россия - семья семей»

Казань на Russian.city
Топ-10 новостей от партнёров: