Айпад отасың килсә
![Айпад отасың килсә](http://www.saby-rt.ru//media/k2/items/cache/f43d3bd6fbb41bd47fd9dae95686bce8_S.jpg)
Экология министрлыгы өмәләрдә һәм табигать саклау акцияләрендә иң актив катнашучылар өчен конкурс үткәрә.
Конкурста катнашу өчен Экология министрлыгының Instagramдагы рәсми аккаунтына язылырга һәм өмәдә – ишегалдын, паркны, скверны, районны генераль җыештыруда төшергән үз фотоңны (фото астында оештыручының @MINISTERSTVO_ECOLOGIIRT аккаунтын искә алу шарт) йә видеоролигыңны #ЭКОЯЗ2016 хэштегы белән салырга кирәк. Акциядә иң актив һәм иҗади катнашучылар җиңүче булачак. Төп приз – iPad Air. Ул Казанда 2016 елның 23 апрелендә узачак шәһәр өмәсенең үзәк мәйданында тапшырыла.