Һава температурасы рекорд куйган
![Һава температурасы рекорд куйган](http://www.saby-rt.ru//media/k2/items/cache/1f01b1faded7edc8b67de8482ca0c03d_S.jpg)
Узган ял көннәрендә Казанда чираттагы һава температурасы рекорды яңарган.
“Казан” метеостанциясе мәгълүматларына караганда, 16 апрельдә башкалада һава температурасы 23 градус җылы булган. Бу хәл Авиатөзелеш районында күзәтелгән. Моңа кадәр бу көнне иң югары температура 1973 елда теркәлгән булган. Ул вакытта Казанда 21,1 градус җылы булган.