Татарстанда 30 кеше ВИЧ-инфекция йоктырган
![Татарстанда 30 кеше ВИЧ-инфекция йоктырган](http://www.saby-rt.ru//media/k2/items/cache/3488d039a3dfad6c2c3ee8a99fdb25bd_S.jpg)
14-20 апрельдә Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 30 очрагы теркәлгән.
Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.
Шуларның 11е – Казанда теркәлгән. Чаллыда – 8, Бөгелмә районында – 3, Әлмәттә – 2, Арча, Балтач, Зәй, Лениногорск, Менделеевск һәм Түбән Кама районнарында – берәр шундый очрак ачыкланган.