Басылырмы йөрәк ярасы?
1950 елның 25 ноябре. Әткәй безне – биш баласын калдырып, бакыйлыкка күчте. Без бер әнкәйгә бишәү, ач-ялангач, ятим калдык. Миннән зурлар – ике апа, кечеләр – икәү. Әткәй үлгәндә кече сеңел биш айлык булып калды. Яшь балам бар, дип тормады әнкәй – көне буе эштә булды.
Ике апа өлкән класста булгач, соңрак кайталар, ә мин иртәрәк кайтам. Әлфияне миңа карарга туры килә иде. Икебез дә ач, мин аңа телемне имезәм, еламасын гына. Бер пешерерлек кәлҗемә өчен карлы-бозлы суга яланаяк кереп черек бәрәңге җыюлар, җәйгә чыккач – кычыткан, үлән җыю, җәйге каникулда колхозда эшләүләр. Ачлык, юклык, тагын бер кат ачлык. Сугыштан соңгы авыр еллар бит.
Шулай газаплана-газаплана еллар уза торды. Мин сигезенче класста укыганда әнкәй нык кына авырый башлады. Апаларның берсе Алабугада укый иде, икенчесе – Лениногорскида. Миңа мәктәпне калдырып, Мөслимгә – май заводына эшкә керергә, укуны кичке мәктәптә дәвам итәргә туры килде. Ике сменалы төрле эш, 40 литрлы сөт бидоннары ташырга бик җиңел түгел, авыр булса да, түзәсең, чөнки энекәш белән сеңелкәшне укытырга кирәк иде.
Тормышның әчесен-төчесен шактый татырга туры килде. 1990-1991 елларда авырый башладым. Каты авырудан 2 нче группа инвалидка әйләнеп, туган авылга кайтырга мәҗбүр булдым, чөнки Түбән Каманың (шунда яши идем) һавасы астма авыруына ярамый иде. Начар гына йорт сатып алып керергә туры килде. Авыру кешегә ялгызың авыр булыр, бергә торып карыйк, дигәч, Лерон абыйга каршы килмәдем, бичарага ничара дигәндәй, риза булдым. Менә 23 ел бергә гомер кичердек. Бик тырышлык белән булса да, мал-туар асрап яшәдек. Туган нигезгә җыйналгандай, бөтен туган-тумача Сабантуйларына, бәйрәмнәргә җыелып, бербөтен булып яшәдек. Уналтышар кеше була идек. Һәрвакыт капка ачык, мунча яккан, сарык суйган, бәлеш, чәкчәк пешкән булды. Барыбыз да канәгать идек.
2009 елда кече сеңел Әлфия дә авылга кайтып яшәргә булды. Мин шулкадәр сөендем. Сөенечнең иге-чиге юк иде, уртак кайгы килгәч (яраткан энекәшебез – Әлфиягә – абый була инде – кинәт вафат булды), бергә-бергә җиңелрәк булыр дип уйладым. Башта йорт алып керделәр. Соңыннан ул урынны Әлфия ошатмый башлады. Үзебез үскән нигез буш калып, тыкрык булып тора иде. Әйдә, әткәй-әнкәй, әби-бабайлар нигезе исраф булып ятмасын, мөмкинлегегез булгач, шунда йорт салыгыз, дидем. Авыл советына бергәләп барып җирне сорадык, бирделәр, документлаштырдылар. Аллага шөкер, йортны төзеп тә куйдылар.
Менә шул әткәй-әнкәй нигезенә, кендек каным тамган нигезгә мин бүген барып керә алмыйм. Әрем, кычыткан үсеп утырган чакта анда барып, дога укып кайта идем, хәзер юк, кертмиләр. Энекәшне югалтуны бик авыр кичердем. Үземнең җанымны бирер идем, дип еладым да еладым, һаман да елыйм. Әлфия шул чакта ук, аны гына яратасың, мине яратмыйсың, дип юктан ачу чыгарып, тырнак астыннан кер эзли башлаган иде. Югыйсә барысын да бик тә ярата идем. Миңа алардан – туганнардан башка яшәүнең мәгънәсе дә, кызыгы да юк. Әйтеп, кеше ышанмас, минем таякка таянып көчкә-көчкә килгәнне күреп, кияү капканы эчтән бикләп куя. Җитмәсә, хәзер мин сине бәрәм, кыйныйм, ди. Ә Әлфия миңа: “Ненавижу, я тебя доконаю, ты этого заслуживаешь”, – дип кычкыра. Теленә ни килсә, барысын да әйтә, язып кына бетерерлек түгел. Кешене әхлакый үтерү дип аңлыйм мин моны. Авыру кешегә күпме кирәк?!
Шәригать кануннарын да хөрмәт итмиләр. Югыйсә алар икесе дә диндә. Дини кеше шундый начар күңелле, начар телле булырга тиеш түгел. Билгеле, замана көчленеке, шулай да гаделлек булырга тиеш бит. Шундый авырлык белән үсеп, авыр тормыш юллары үткәннән соң, инде үләр вакыт җиткәч, шушындый матур, бөтен мөмкинлекләре булган туган авылыбызда, җаным кебек күргән, телемне имезеп үстергән сеңелдән мондый начар сүзләр ишетү авыр, бик тә авыр. Мине авылдан куа, Түбән Камага китеп тор, ди. 15-20 хуҗалыклы Т. авылына ике кан-кардәш туган сыя алмасын инде! Әгәр үлеп кенә котылмасаң, болай кимсетелеп яшәү мөмкин түгел. 82 яшьлек бабайны ялгыз калдырып, яңадан газлы шәһәргә – Түбән Камага китәргә туры килер микәнни?!
Бу кадәр борчулардан соң мин хәзер күпчелек урын өстендә, таяк белән көчкә генә хәрәкәтләнәм. Бу “җан авазы”н язып кына сәламәтлегем яхшырмас, яралы йөрәкнең сызлавы басылмас, миңа яңадан гомер дә өстәлмәс. Әмма дә ләкин сеңелнең әби-бабай муллалык иткән изге нигезендә иманга килеп, туганнарны туган итеп, чын мөслимә-хаҗия булып яшәренә ышанасы килә. Бәлки аңа хакыйкатьне, гаделлекне, бакыйлыкны аңлатырдай, күңел ачкычы яратырдай берәрсе табылыр?!
Хәкимә ӘЮПОВА, Мөслим районы
Ватаным Татарстан