Дорга бәйрәме гөрләде
29 июнь көнне Балтач районы Дорга авылында Дорга бәйрәме гөрләде.
Дорга бәйрәме бу авылның престол бәйрәме. Ул һәр елны 29 июнь көнне билгеләп үтелә. Атнаның нинди генә көненә туры килсә дә, "Авангард" колхозы аны зурлап үткәрә икән. Тирә- як авыллардан, Балтачның үзеннән кунаклар да күп җыела. Быел да машиналарның чуты юк - бәйрәм итәргә халык күп җыелган иде. Кунакларга, авыл халкына керәшеннәрнең йөзек кашы - "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле киче буе концерт-тамаша күрсәтте.
Дорга бәйрәменнән фоторепотаж тәкъдим итәбез. Тулы материалны газетабызның киләсе саныннан укыгыз.