Шигъри күчтәнәч
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/kuch.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="229" height="164" align="Left"]kuch.jpg (27.11 Kb)[/img]Без бу җирдә бары кунак кына,
Беребез дә түгел мәңгелек.
Шуңа күрә яшик якыннарның
Кадерләрен белеп иң элек.
Без бу җирдә бары кунак кына,
Тик гөлләре бит без бакчаның.
Бирешмик без язмыш җилләренә,
Тәмен тойыйк һәрбер тамчының.
Без бу җиргә тик кунакка килдек,
Ямьләндерер өчен дөньяны.
Эз калдырыр өчен киң юлларда,
Яулар өчен биек кыяны.
Тик кунакка килдек без бу җиргә,
Үткәрмикче бушка гомерне.
Иртәгәсе көнне белеп булмый,
һәрбер минут булсын кадерле.
Резеда СӘЕТГӘРӘЕНА Мөслим, Исэсеф.
Ял итәбез!
Җәй кемнәрен без
Сагынып көтәбез.
Күңелле итеп,
Ялда итәбез.
Ямьле җәй килде,
Укулар бетте.
Кояшлы җылы
Көннәр дә җитте.
Ял итәргә бе
Һәрвакыт әзер.
Кызык уеннар
Уйнарбыз хәзер.
Аделина ЗАРИПОва.
Әлки, Базарлы Матак.
Шигъри күчтәнәчтән журналның 15нче саныннан “авыз итәргә” мөмкин.