Ник? Нигә? Ник алай?
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/chipsy.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="194" height="114" align="Right"]chipsy.jpg (12.01 Kb)[/img][b]Чипсы каян килгән?[/b]
Чипсы инглиз телендә “йомычка” дигәнне аңлата. Бу ризык XIX гасырда пәйда була. Аның тарихы мондыйрак. Америка ресторанында берәүгә китерелгән ризык – бәрәңгенең артык калын телемле итеп туралуы ошамаган. Ресторан хуҗасы Джордж Крам, әлеге бәйләнчек клиентны кызык итмәкче булып, бәрәңгене чәнечке белән дә эләктерә алмаслык итеп, үтә дә юка турап кыздырган. Теге нәзберек кешегә бу ризык, киресенчә, бик ошаган, ул ашап туя алмаслык тәмле булган.
Соңрак бәрәңге йомычкаларын – чипсыларны капларга тутырып сата башлыйлар, ул башка илләрне дә “яулап” ала.