ИНСТАГРАММ – ФОТО АЛМАШУ ӨЧЕН СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/avator.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="203" height="200" align="Right"]avator.jpg (11.47 Kb)[/img] Фотога төшерү – мавыктыргыч шөгыль. Бүген моның өчен кулда смартфон булу җитә. Теләгән кадәр үзеңне, дусларыңны, туганнарыңны, гомумән, көн дәвамында әйләнә-тирәдә күргәннәреңне фотога төшереп йөри аласың. Аннары бу фотоларны социаль челтәргә урнаштырырга мөмкин. Нәкъ менә шушы гамәлне җиңеләйтү өчен “Инстаграмм” программасын уйлап тапканнар.Инстаграмм – смартфоннар өчен өстәмә кушымта, социаль челтәр. Әлеге кушымта фоторәсемне тиз һәм уңайлы рәвештә шул челтәргә кую мөмкинлеге бирә.
Бу программа әйбәт эшләсен өчен смартфонның фотокамерасы “көчле” булырга тиеш. Биредә иң кирәклесе – «Share» (бүлешү) тәрәзе. Башта фотоаппарат сурәтендәге төймәгә басып төшерәсең. Аннары төшерелгән фотокадрларның кирәклесен сайлап аласың. Инстаграммда фильтрлар бар, аларны файдаланып, супермодалы кадр ясый аласың.
Соңыннан «What» һәм «Where» кырларына фотоның кайда һәм кайчан төшерелгәнен язып куярга кирәк.
СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРДӘГЕ БИТКӘ АВАТАРКА ЯСАУ
Моның өчен “Рhotoshop” программасы кирәк. Аны интернетта табып була, аның хәтта онлайн версиясе дә бар (Рhotoshop Online). Программада кисеп алу, чистарту, бетерү төймәләренә басып, кирәкле эффектларны сайлап алырга, фотоны үзгәртергә була.
Болары хакында журналыбызның 13нче саныннан укый аласыз.