гимнастлар
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/wwwwt.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="200" height="183" align="Left"]wwwwt.jpg (44.07 Kb)[/img]Казан балалар цирк мәктәбе укучылары - Азалия ХӨСӘЕНОВА белән Рөстәм ГАЛИЕВ «Бамбуктагы һава гимнастлары» дип аталган номерлары белән Сен-Поль-ле-Дакста узган XV Европа цирк сәнгате фестиваленнән 3 номинациядә җиңү яулап кайтты. Әлеге номерның Россиядә генә түгел, хәтта дөньяда да тиңдәше юк. Номерны әзерләү өчен якынча 3-4 ел вакыт кирәк икән.
Яшь артистлар февраль аенда Монте-Карлода узачак мәртәбәле бәйгегә дә чакырылган. Рөстәм белән Азалия ерак илләрдә осталыкларын күрсәтеп йөргәндә, безнең журналның даими укучылары буларак, андагы тамашачыларга республикабыз, татарлар һәм, әлбәттә инде, «САБАНТУЙ» журналы турында да тәфсилләп сөйләрләр дип уйлыйбыз.