тимер ат
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/zydfh.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="196" height="156" align="Right"]zydfh.jpg (36.5 Kb)[/img][b]Кадерле дуслар! [/b]
Бу елны “Ат елы” диләр, әйеме? Ә ат, белгәнегезчә, кешенең беренче транспорты. Бүген бөтен юлларыбызны биләп алган машиналарны “тимер ат”лар дип атасак та, егәрләрен “ат көче” белән үлчәсәк тә, кызганыч, машиналар атларыбыз кебек мәрхәмәтле түгел: ажгырып чапканда кешеләргә коточкыч зыян салырга мөмкиннәр. Ул тимер йөрәкле “атлар”ны ипләп кенә йөртсәләр, юлларда фаҗигаләр дә булмас иде!
Сезнең күбегез, әлбәттә, киләчәктә “тимер атлар”ны егәрләргә хыялланып үсә. “Хәерле юл!”ны яратып укыйсыз икән, автомобильләрне ипләбрәк йөртергә кирәклеген дә белеп үсәчәксез.
ТР буенча ЮХИДИ идарәсе белән “Сабантуй” журналы киләчәк буын машина йөртүчеләрнең бүгенгеләренә караганда тәртиплерәк буласына ышанып, балаларның юлларда игътибарлырак йөрүләрен теләп, “Хәерле юл!” проектын алга таба да дәвам итәргә ниятли.
“Яңа күлмәк кигән”, тагын да матурланган “Сабантуй!” белән бергә “Хәерле юл!” сәхифәсе сезгә ай саен юлларда сак булырга кирәклеген искәртеп, юл йөрү кагыйдәләрен исегезгә төшереп торачак. Һәрвакыттагыча, сәхифә битләрендә кызыклы конкурслар, мавыктыргач уеннар да урын алачак. Шушы юнәлештә уңышка ирешкән яшьтәшләрегез белән дә таныштырырбыз, әкиятләрегез-шигырьләрегезне дә бастырырбыз.
Сездән хатлар көтеп,
Ләлә ЗӘЙНУЛЛИНА,
“Хәерле юл!” сәхифәсенең координаторы.