Ат елы
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/loshad2222.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="155" height="233" align="Right"]loshad2222.jpg (35.05 Kb)[/img][b]АТ ТУРЫНДА КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР[/b]
Кар-бураннарга уралган куе ялларын җилфердәтеп, җиз кыңгырауларын чыңлатып, көмеш тояклы Ат елы хакимлек итә!
Үзе кебек үк көчле, кыю, тәвәккәл булырга өнди ул безне.
• Ат якыннан яхшы күрә: хәтта кешенең ым, ишарәсен тоя ала. Әмма ерактан начар күрә. Ат алда, артта, уңда, сулда, аста, өстә нәрсә барын тигез дәрәҗәдә яхшы күрә. Кояш яктысы аның. күзен чакмый.
Әгәр тарихка күз салсак, кешенең ат белән дуслыгы безнең эрага кадәр 5000 ел элек башланган. Бу турыда тау куышларында ясап калдырылган борынгы рәсемнәр сөйли.
күзен чакмый.
Җир шарында бу хайванны иң кыска сүз белән атап йөртүчеләр - төрки халык, татарлар. Без аны «Ат» дибез. Иң озыны Көньяк Америка индеецлары телендә
«Оквилаупаракламарукоаллунакланата».
Ат төшне төсле итеп күрә.
• Ат 60 км/сәг тизлек белән чаба һәм 2,5 метр биеклеккә сикерә ала.
• Ат күз, борын, ирен, ияк, колак тирәсендә урнашкан озын төкләре (антенналары) ярдәмендә сизә.
• Тыгыз кебек тоелса да, тиресе бик сизгер, хәтта үзенә чебен яисә черки утырганын тоемлый. Ә иреннәре ярдәмендә ул хәтта кеше киемендәге төймәне чишә ала. Атның тояк астында шулай ук нерв күзәнәкләре бар, шуңа күрә, дагаланмаган
' булса, тоякларны чистартып торырга кирәк.
Борын белән исне яхшы сизә: 1,5 метр аралыктагы ашарга яраклы һәм яраксыз үләннәрне аера ала.
Ат кешегә караганда күпкә яхшырак ишетә, колаклары югары ешлыктагы дулкыннарны «тота» ала.
Атның иң курыккан җан иясе - умарта корты. Әгәр берьюлы дистәләп умарта корты һөҗүм итсә, ул үләргә мөмкин.
• Ат басып йоклый. Аның тез буыннарындагы сөякләре йозак кебек «бикләнеп» куела, шул чагында мускуллары тулысынча йомшара, һәм атның гәүдәсе аяклары өстендә рәхәтләнеп «эленеп» тора. Басып йоклау гадәте атта электән калган, бу аңа ерткычлардан саклану өчен кирәк булган: куркы-V ныч якынлашканда тиз генә чабып котыла алган. Аяк мускулларындагы киеренкелекне бетерү өчен атка ятып та йокларга кирәк -әмма 2-3 сәгатьтән артык түгел.
Ат кешегә тугры дус була ала. Мәсәлән, сугыш вакытында яраланып егылган хуҗасын калдырып китмичә, аның янында күз яшьләрен агызып, елап басып торырга мөмкин. Димәк, ат - нечкә күңелле дә.