Сылукай
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/ghbxtc.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="185" height="225" align="Left"]ghbxtc.jpg (68.72 Kb)[/img]Кадерле дуслар! Кызларга багышланган сәхифәбезгә рәхим итегез! Биредә сез чәчләрегезне карарга, мода буенча киенергә, гигиена таләпләрен үзләштерергә, яңа дуслар табарга өйрәнерсез.Үзегез дә журнал укучыларына уй-фикерләрегезне, күңелегездә туган сорауларыгызны җиткерерсез.
Хөрмәтле редакция! Миңа 12 яшь. Безнең сыйныфта кызлар чәчләрен төрлечә йөртә: туздырып та, кыстырып та... Күбесенеке кистерелгән, аларга минеке кебек озын, куе чәчне карап интегәсе юк. Чәчемне мин дә бик кистерер идем, әни каршы...
Ләйлә САФИНА. Апас районы.
Мин сине аңлыйм, Ләйлә. 12 яшьтә кызлар үз-үзләренә аеруча игътибар итә, кыяфәтләре белән килешми башлый. Әниеңне дә аңлап була – син кечкенә чакта, әле үзең юалмаган, тарый, карый алмаганда “кызымның чәчләре матур, озын булсын”, дип тырышкандыр. Шул озын, куе чәчләрне дә матур итеп йөртеп була бит. Төрлечә үреп, кыстырып, “койрык” ясап, бөдрәләтеп... Хәзер кибетләрдә нинди генә матур кыстыргычлар юк!
Чәчтарашханәгә барып, кышкы чорда мин чәчләрне (озынын да, кыскасын да) ничек карарга кирәклеген өйрәнеп кайттым. Белгеч киңәшләре белән сине дә таныштырам – ул үзеңә генә түгел, дусларыңа да файдалы булыр.
Кышын чәчләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Чөнки салкында һава дымлылыгы кими. Коры һава баш тиресенә начар тәэсир итә: чәчләр матурлыгын, ныклыгын югалта, сына башлый. Баш киемнәре дә проблема тудыра: баш тиресе кычыта, кавык барлыкка килә. Чәчләрне табигый халәткә кайтарыр өчен вакытны кызганмаска кирәк. Мәсәлән, аларны катык, кефир ише әчегән сөт ризыклары белән ешрак юарга, соңыннан шампунь белән юып, аш серкәсе (3 литр суга 1 аш кашыгы) яисә лимон согы салып чайкатырга була. Шампуньга йомырка сарысы кушып юсаң, чәчләр ялтырап китәр. Балга йомырка сарысы, кокос, кастор яисә зәйтүн майлары салынган катнашманы сөртеп, 10–15 минут тотсаң, чәчләр йомшара, матурая, тыгызлана.