БАЛАЛАРГА КҮЧТӘНӘЧ
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/dfdfq.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="115" height="209" align="Left"]dfdfq.jpg (19.8 Kb)[/img][b]Ник малайлар сугыша?[/b]
Ике малай сугышкан,
Ертылган күлмәк, штан.
Колаклары кызарган,
Ә күзләре зурайган!
Күз төпләре — күгәргән,
Биттә тап бар — зәңгәр төс.
Чамалап булмас кебек —
Кемдә гайрәт, кемдә көч?
Җирне бүлделәр микән,
Кояшны, әллә Айны?
Бүлделәрме инешне,
Алмачуар яшь тайны?..
Әллә нигә кызышып
Киткәннәр юктан гына.
Кем башлап җибәргәндер,
Кем башлап суккан монда?..
Эзләмәгез сәбәп сез,
Бу малайлар — гадәтсез:
Тәнәфестә сугышкан
Һәрбер малай әдәпсез!
Теш сызлаганда
Теш сызлады төне буе,
Таң аткач та туктамый.
Минем белән өйдәгеләр
Йөреп чыкты, йокламый.
Әни әйтә: «Бу тешләрең
Болай да инде сирәк.
Ямарлармы, алырлармы,
Табибка бару кирәк».
Барырга туры килер шул,
Яңаклар чатнап тора.
Камилә дә бик кызганып,
Күземә карап тора.
Тешкәемә ачу килде —
Борау белән тишсеннәр,
Сыласыннар, ямасыннар,
Теләсә нишләтсеннәр!
Башка тешләргә дә сабак:
Торсыннар барсын күреп.
Сызлаганчы, бу хакта да
Уйлансыннар иң элек!
Күркә
Бер күркә бар күршедә,
Сөйми чит-ят кешене.
Чукыйм дип каршы килә,
Шул күршелек эшеме?
Кабарына шар сыман,
Кем булуга карамый.
Күркә кебек кабарынып
Йөрү бер дә ярамый.
Аваз һәм сүз
Кондыз суда йөзәдер,
Коңгыз — бер бөҗәк, имеш.
Болан — урман баласы,
Балан — файдалы җимеш.
Күз — күрсәтә көн ямен,
Көз — үзгәртә дөньяны.
Чиләк — мөлдерәп тулды,
Җиләк — быел шәп уңды.
Авазларны ачык әйт,
Авызыңны белеп ач.
Сүзләремә бәйләнмә,
Бәйләнчеккә әйләнмә.
Факил САФИН