Яңа елга әзерләнәбез
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/befgfgq.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="158" height="182" align="Right"]befgfgq.jpg (33.63 Kb)[/img] [b]Кыш бабайга хат[/b]
Хат яздым Кыш бабайга,
Теләп изге теләкләр.
Сорамадым, алып кил, дип,
Миңа затлы бүләкләр:
Гаиләм тату булсын,
Туганнар исән булсын.
Ә дусларым янәшәмдә
Күбәеп кенә торсын.
Укуым яхшы булсын,
Башкалар да тырышсын.
Укытучыма түземлек
Өстәлеп кенә торсын.
Тормышлар җиңел булсын,
Дөньялар тыныч булсын.
Исәнлек-саулык булганда
Табалырбыз башкасын.
Менә шушы теләкләрне
Кешеләргә тапшырсын –
Кыш бабайның үзенә дә
Телим көчнең зурысын.
Алия МӨХӘММӘТҖАНОВА,
7нче сыйныф.
Түбән Кама, 7нче мәктәп.