Кыш бабай остаханәсе
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/fgfhbaalal1.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="339" height="177" align="Right"]fgfhbaalal1.jpg (48.71 Kb)[/img][b]ФЕТРДАН ФИГУРАЛАР[/b]
Бу фигуралар белән открыткаларны, шарф, башлык һәм iPad тышлыгын бизәргә була.
Сезгә төрле төстәге фетр кисәкләре, төймәләр һәм мәрҗәннәр, башлык, тукыма өчен контур, үтә күренмәле «Момент» җилеме, кайчы кирәк булыр.
Эш барышы:
1. Без тәкъдим иткән яки Интернеттан үзегез матур, күңелне күтәрә торган фигуралар табыгыз. Без менә бу пингвинны ошаттык. Калька кәгазе аша аны төшереп алыгыз (яки газетадан кисегез). Кәгазь детальне фетр өстенә куеп, контуры буенча сызып чыгыгыз.
2. Ипләп кенә фетр кисәкләрен кисегез.
3. Аларны бер-берсенә ябыштырыгыз.
4-6. Борынын ябыштырып, тукыма контуры белән пингвинга күзләр ясагыз. Аларны төймәдән яки мәрҗәннән дә тегәргә була.
Әзер пингвинны башлыкка ябыштырып куегыз.