ИМИНЛЕК
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bez_ghghgj0.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="225" height="160" align="Left"]bez_ghghgj0.jpg (39.13 Kb)[/img][b]ИМИНЛЕК ӨЧЕН[/b]
Дөньяда юл-транспорт фаҗигаләрендә көн саен 3 мең кеше үлә. Бер ел эчендә әлеге сан 1 миллион 300 меңгә җитә. Саннар куркыныч. Ни кызганыч, яшь кешеләр кырыла.
Юл фаҗигаләре корбаннарын искә алу көнен күп кешене җәлеп итеп үткәрү Татарстанда традициягә керде. Ул быел да Казанның «Баскет-холл»ында үтте.Әлеге көн 2005 елдан бирле БМО карары буенча ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Залга 8 меңләп кеше җыелган иде. Акциядә вуз студентлары, мәктәп укучылары, ведомство, учреждение, предприятие, яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар, автоклублар, хәйрия фондлары вәкилләре катнашты. Зур экранда студентлар фантазиясе һәм тырышлыгы белән барлыкка килгән социаль рекламалар барды. Алар да иминлекне пропагандалый, сәламәт яшәү рәвешен яклый иде.
2013 ел башыннан алып, Татарстан юлларында 4 меңнән артык юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 584 кеше үлгән, шул исәптә — 23 бала. 5 меңнән артык кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Соңгы 10 елда республика юлларында 7 меңнән артык кеше үлгән. Әйе, юл һәлакәтләре безнең һәрберебезгә, юлда булган һәр мизгелдә янап тора. Автомобильдә булсак та, җәяү йөрсәк тә.
Бүгенге яшьләр кичәгеләргә караганда юлларда машинаны иминрәк йөртәме? Юк, алай дип ышанып әйтә алмыйбыз. Статистика киресен күрсәтә: юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар арасында яшьләр күп. Шуңа күрә дә ЮХИДИ яшьләрне сәламәт яшәү рәвеше һәм үз иминлекләре белән кызыксындырырга тырыша, аларны бергә туплаган акцияләргә зур игътибар бирә. Бәлки, уйланырлар, машина газына басар алдыннан үзләре һәм яшьтәшләре төшергән социаль видеороликларны искә төшерерләр.
Ә киләчәкнең машина йөртүчеләре бүгенгеләреннән тәртиплерәк булырмы? Монысын республикабызда ЮИДчылар хәрәкәте кайгырта. Алар да сәхнәдә. Казанның 131нче һәм 106нчы балалар бакчасы нәниләре юл кагыйдәләрен өйрәнергә өндәсә, Яшел Үзән механик колледж студентлары автокәнәфи куллану, скутер һәм мотоциклда ни өчен шлем кияргә кирәклеге турында аңлатты. Акциядә Салават Фәтхетдинов һәм Эльмира Кәлимуллина да чыгыш ясады. Чарада катнашкан ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Бу — безнең ил юлларында көн саен, һәр сәгать саен була торган зур фаҗигаләргә игътибарыбызны җәлеп итү көне, — диде. — Татарстан Республикасы да искәрмә түгел. Бүген экраннан сугыш булмаган килеш юлларда никадәр баланың һәм өлкәннәрнең гомере өзелүен күрдек. Аларның күбесе җавапсыз йөртүчеләр гаебе. Бу саннар борчуга сала. Болай дәвам итсә, 2020 елга юлларда һәлак булучылар саны 2 миллионга җитәргә мөмкин».
Һәлакәтләрне киметү өчен республикада юл чишелешләре, җәяүлеләр өчен кичүләр төзелә. Тик статистика гына куркыныч. Узган ел белән чагыштырганда аварияләрдә үлүчеләр саны 2 кешегә генә кимегән.
Әлеге чараның нигезендә фаҗигаләрдә үлгәннәрне искә алу ятса да, акция шактый күңелле килеп чыкты. Чөнки яшьләр оештырган һәм катнашкан акция күңелсез була алмый. Яшәү яме, исән булу турында сүз бара бит. Димәк, тормыш дәвам итә.
Л.ЗӘЙНУЛЛИНА.