юбиляр мәктәп
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bezhjhj2.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="233" height="154" align="Right"]bezhjhj2.jpg (41.29 Kb)[/img][b]35 еллык мәктәп[/b]
Казан шәһәренең 78нче урта мәктәбе быел үзенең 35 еллык юбилеен билгеләп үтте. 2011 елдан «белем йорты» дигән корабыбызның алыштыргысыз «капитаны» — мәктәп директоры булып Әлфия Госман кызы Урманчеева хезмәт итә. Аның кулы астында 103 педагог эшли. Алар арасында 28е — югары, 44е — беренче, 9ы — икенче квалификацион категорияле укытучылар, шулай ук, 2 педагог-психолог, 2 педагог-оештыручы, 10 «Безнең яңа укытучы» дигән Грант ияләре дә бар.
Мәктәбебез заманнан артта калмый атлый. Биредә фондында 27430 китабы булган китапханә, «Сэнк» мода театры, «Яшь хәбәрчеләр», «Телләр белгән — илләр гизгән», экология, хореография, спорт түгәрәкләре, су асты көймәсе диңгезчеләре музее бар. Инде өченче ел мәктәбебездә кадет сыйныфлары эшләп килә. Әлеге сыйныфларга укучылар конкурс рәвешендә кабул ителә. Алар безнең белем йортыбызның горурлыгы.
2012 елдан «Мәктәбем минем» исемле татарча электрон газета да уңышлы чыгып килә. Рус мәктәбе булуга карамастан, милли мәгариф һәм тәрбия мәсьәләсе тиешле югарылыкта куелган. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары дәресләрдән тыш төрле кызыклы шәхесләр, театр артистлары, киң җәмәгатьчелеккә билгеле булган мөхтәрәм затлар белән берсеннән-берсе кызыклы очрашулар оештыра, республикабызда нәшер ителүче күп кенә газета-журнал, театр, музей хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә тора.
Күптән түгел мәктәбебездә кунакта «Сабантуй» газетасы хезмәткәрләре булып китте. Алар «Сабантуй»ның үткәне, бүгенгесе белән таныштырды, 2014 елдан бик матур, зәвыклы журнал булып, айга ике мәртәбә чыгачагын да җиткерделәр.
«Сабантуй» белән безнең хезмәттәшлек инде күп еллар дәвам итә. Балалар очрашуда да басылып чыккан шигырьләрен, редакциягә җибәреләчәк мәкалә һәм әкиятләрен укыдылар. Очрашу кичәсе җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга кунакларыбыз бик рәхәтләнеп җавап бирделәр.
Розалина ХӘЙРУЛЛИНА,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.