Иҗат өчен ...
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bez_imfgfh.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="200" height="143" align="Left"]bez_imfgfh.jpg (25.61 Kb)[/img][b]Иҗат кая киткән?[/b]
Лаеш районының Габиш мәктәбендә бүгенге көндә өч йөзгә якын бала белем ала. Укучылар «матурлык» дөньясы белән хореография студиясендә генә таныша алалар. Калганнары дәрестә дә туйдырган фән түгәрәкләре: математика, рус теле һәм әдәбияты, физкультура... Иҗат итү өчен башка бернинди дә түгәрәк юк дияргә була... Әлбәттә, күршедәге Мәдәният-спорт комплексында урнашкан музыка мәктәбен һәм «Грация» гимнастика түгәрәген санамаганда. Укучылар район үзәгенә барып, биеп-җырлап, үзләрен күрсәтеп кайталар кайтуын. Әмма аларның Казанда, Мәскәүдә үтүче бәйгеләрдә дә катнашып, чыгыш ясыйсылары килә. Югыйсә, телевизор экраннарында яшьтәшләрен күреп, кызыгасы, көнләшәсе һәм... хыялланасы гына кала.
Габиш мәктәбе укучылары кечкенә генә бүлмәдә менә дигән авыл тарихы музее оештырып җибәргәннәр. Йорттан-йортка йөреп, аңа кызыклы гына экспонатлар җыйганнар.
Шушы көннәрдә «Грация» гимнастика түгәрәгенә йөрүче кызлар районга барып чыгыш ясарга әзерләнәләр. Әлегә формалары булмаса да, гимнастика номерының барлык элементлары да уйланып, куелып бетмәсә дә, хыяллары — җиңеп кайту. Ә безгә мондый максатчан, тырыш укучыларга бары тик уңышлар гына телисе кала.
Ильяс ГЫЙЛАҖЕТДИН.