«СУПЕР-СВЕТОФОР»
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bkdkdm.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="214" height="141" align="Right"]bkdkdm.jpg (36.89 Kb)[/img][b]«СУПЕР-СВЕТОФОР»[/b]
...Айдар белән Алена юлда туп уйнарга ярамаганны белә, белеп тә юл хәвеф чыганагы икәнен аңламаска тырыша. Көне буе әле кызыл, әле сары, әле яшел күзләре белән янып-сүнеп торган светофор аларга хаталарын аңларга ярдәм итә. Юл чатында олыларны эшкә, укучыларны мәктәпкә, балаларны бакчага озатып калган, юлда тәртип саклаучы Светофор аларга ничек булышсын дисезме?Бар икән шул андый Супер-светофор. Русча, татарча сөйләшә торган, балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтә торган акыллы светофор, курчаклар — болар барысы да Г.Кариев исемендәге Татар Дәү¬ләт яшь тамашачылар театрында, Аманулланың «Супер-светофор»ында.
Спектакль герое — Светофор Светофорович Айдар белән Аленаны очрата. Айдар һәм Аленаның кечкенә чакларында этләре югалу, көчекне эзләгәндә юл кагыйдәләрен бозулары ачыклана. Зур үскәч, балалар үз хаталарын танып, аларны төзәтергә ашыгалар. Светофор геройларны үзенең тылсымлы таягы белән балачакларына кайтара һәм хаталарын төзәтергә ярдәм итә. Бу спек¬такль¬дә артистлар белән бергә курчаклар да сәхнәдә уйный. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер, Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев: «Балалар бит уйнарга ярата, мондый алым куллану нәни тамашачыларга юл кагыйдәләрен әйбәтрәк өйрәнергә ярдәм итәр, дип уйлыйм», — ди.
Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов: «Бала урамга чыккач, аңа төрле җирдән куркыныч яный. Ә ул юлларда тәртипле, юл кагыйдәләрен белеп йөрсә, үзенең көчле икәнен аңлый».
Театрның директоры Мансур Ярмиев: «Моңарчы безнең театрда «Светофорда кунакта» дип исемләнгән спектакль бар иде. Әйтик, элек тукталышларда җәяүлеләргә автобус алдыннан чыгарга рөхсәт ителсә, хәзер шәһәр транспорты узып киткәч кенә хәрәкәт итәргә ярый. Яңа спектакль әзерләргә алынырга — юл һәлакәтләренең артуы, яңа юл йөрү катгыйдәләренең кертелүе сәбәпче булды», — ди ул.
Спектакльне әзерләүдә артистлар гына түгел, Республика ЮХИДИ хез¬мәткәрләре дә көч куйган.
«Супер-светофор» тиздән республика мәктәпләре¬ буенча сәяхәткә чыга. Хәерле юл телик аңа.
Ләлә ЗӘЙНУЛЛИНА