Син ничек уйлыйсың?
[b]Нәрсә ул бәх[/b]ет?
...тырышып укысаң, үскәч, зур уңышларга ирешеп була. Кешедән көнләшеп, начарлык эшләргә ярамый — болай үз бәхетеңне чиклисең.
Бәхетле буласың килсә, әле тагын тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр кулланмаска кирәк.
Ринас ИСХАКОВ.
...Әти-әниеңә булышсаң, рәхәт булып китә. Бу — бәхет. Начарлык эшләсәң, күңелдә борчу кала. Алай бәхетле булып булмый.
Азалия НУРИЕВА.
...ул — әти-әниеңнең, туганарыңның, үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәт булуы. Өстең бөтен, тамагың тук, эшең уңышлы бара, торырга йортың бар икән — ул да зур бәхет. Бәхетле булу өчен үзеңә тырышырга кирәк. Шунысы да бар: кеше рәнҗеше төшсә, бәхетле булып булмый.
Фирүзә АВЗАЛОВА
...бәхетле булу өчен тәртипле булырга, күп укырга, һөнәр сайлап, әйбәт акча эшләп, яхшы өй төзергә кирәк.
Инзил ШӘРӘФИЕВ.
...аны төрле кеше төрлечә аңлый. Кемгәдер күп акча, яхшы чит ил машинасы кирәк. Ә минем өчен — гаиләң булуы. Янәшәмдә әти, әни, бабай белән әби булганга, үземне бәхетле дип саныйм. Кайбер кешеләр әниләренә кычкыралар — андыйлар үзләре үк бәхетсез.
Илназ ДИНМӨХӘММӘТОВ.
...бәхет ул — сәламәтлек, әти- әниеңнең исән булуы. Чөнки сәламәтлегең һәм авыр чакларда ярдәм итәрдәй кешең булмаса, авырга туры киләчәк. Минем югары белем алып, үзем яраткан эшкә урнашып, бернәрсәгә дә мохтаҗ булмыйча яшисем килә. Менә шул бәхет булыр.
Айгизә ГЫЙЛАҖЕТДИНОВА
Азнакай, Чалпы мәктәбенең
7нче сыйныф укучылары яза.
Укытучы: Рәмзия ХӘЙРУЛЛИНА.